Газетага язылу

Быел канализациядән 1,5 мең тонна чүп чыгарылган

Казанда су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системаларын замана таләпләренә яраклаштыру эшләре дәвам итә. Республика программасы кысаларында коммуналь инфраструктураны реконструкцияләүгә быел 1,6 млрд сум юнәлдерелгән. Бу үткән ел белән чагыштырганда өч тапкырга күбрәк.

Акча тузган канализация коллекторларын яңартуга һәм шәһәрнең үзәк өлешен су белән тәэмин итүче 1979 елда төзелгән суүткәргечне реконструкцияләүгә тотылачак. Бу хакта бүген «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә «Водоканал» МУП генераль директоры Рөстәм Габделхаков сөйләде.

Аның сүзләренчә, бер үк вакытта предприятиенең инвестицион программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. 2026 елда 4 км су белән тәэмин итү челтәрен һәм 6,5 км су агызу челтәрен торгызу, шулай ук канализация һәм суүткәргеч насос станцияләренең берничә объектын реконструкцияләү каралган. Бүгенге көнгә инвестиция программасы буенча 2 км га якын суүткәргеч челтәре торгызылган.

- Эшләр Окраинная, Нурлат һәм Боевая урамнарында су белән тәэмин итү челтәрләрендә, шулай ук Универсиада авылы территориясендәге канализация челтәрләрендә, Оренбург трактында һәм Техник урамнарында алып барыла.

 «Быел 15,6 километр челтәр реконструкцияләнәчәк-бу узган ел белән чагыштырганда 3,5 километрга күбрәк. Әмма инженерлык челтәрләренең тузуы элеккечә югары булып кала һәм 70 процентны тәшкил итә. Ел саен ул тагын 3 процентка арта, шуңа да тотрыклылыкны саклап калу өчен эшләр күләмен арттырырга кирәк», - дип билгеләде Казан мэры Илсур Метшин.

Киңәшмәдә шулай ук канализация торбаларының чүп белән тыгылу мәсьәләсенә дә тукталдылар. Ел башыннан белгечләр 9 мең 901 тапкыр тыгылган торбаларны чистартуга барган. Бу көн саен 60ка якын чакыру дигән сүз. Быел канализациядән 1,5 мең тонна чүп чыгарылган. Аварияләр даими профилактика эшләре хисабына акрынлап кими бара, - диде «Водоканал» җитәкчесе.

Илсур Метшин үз чиратында, аварияләр белән бәйле халык арасында аңлату эшен дәвам итәргә кирәклеген ассызыклады һәм массакүләм мәгълүмат чараларын халыкка мәгълүмат бирүгә кушылырга өндәде.

«Быел «Водоканал» 520 аварияне юк итте. Казан халкы еш кына предприятиянең һәм шәһәрне су, җылылык һәм электр белән тәэмин итүче башка челтәр оешмаларының нинди зур күләмдә эш башкаруын сизми дә кала. Бу эш сыйфатының төп күрсәткече», - диде Казан мэры. Шуны да әйтергә кирәк, көн саен объектларда 250 берәмлек махсус техника җәлеп итеп, 30дан артык авария бригадасы эшли, аларның җидесе тәүлек буе кизү тора. Суны туктатулар булганда предприятие халыкка алдан хәбәр итә һәм автоцистерналар белән су ташуны оештыра.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре