Бүген, 10 июньдә, Казанга хаҗилар утырган соңгы рейс кайтып төште. Бу — тоткарлык белән кайтып җиткән бердәнбер рейс.
2026 елда республикадан 16 майдан 20 майга кадәр 1800 кеше хаҗга сәфәренә китте. Алар арасында төбәк җитәкчелегенең ярдәме белән махсус хәрби операциядә катнашучы 200 хәрби һәм аларның гаилә әгъзалары да бар иде.
Казаннан Мәдинәгә 1461 татарстанлы очты, ә 339 кеше хаҗга Мәскәү аша юл тотты. Мөселманнарны Казанның 20 табибы озата барды.
ТР мөселманнары Диния нәзарәте хаҗилар 3 июньнән кайта башлаячак, дип хәбәр иткән иде. Шулай итеп, Татарстан хаҗилары биш көн буе барды һәм җиде көн буе кире кайтты.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез