Газетага язылу

Чират

Нәрсәнедер төзәтү өчен, нәрсәнеңдер ватылуы кирәк. «Баш ватмый гына баш төзәтеп булмый», – ди торган иде бер абзый. Физика канунының тормыштагы бер чагылышы бугай инде бу. Көтмәгәндә телефон эшләми башлады. Әгәр эшләгән булса, мин бу хәлгә игътибар итмәгән булыр идем.

Бер мәлне табиб ишеге төбендә чиратта торабыз. Әби-чәбиләр юк, бабайлардан да бер үзем генә, калганнары яшьләр.

Элек чират ул үзенә күрә бер мәдәният һәм сәясәт учагы була торган иде. Бөтен халык өчен мәҗбүри тукталыш урыны бит инде. Тора-тора да кеше сөйләшеп китә, аралаша башлый. Үз хәлен белдерә, башкаларныкын белешә. Аннан сүз бүтән темаларга күчә, уртак танышлар табыла, уртак проблемалар килеп чыга. Киңәш-табыш та була, күңел бушату да. Шул рәвешле кеше белән кеше арасында бәйләнеш ныгый, кешегә кеше итеп карау хасил була. Үзеңне дә шушы кешелекнең бер өлеше итеп тоя башлыйсың.

 

Мактап әйтүем түгел инде чиратны. Ләкин аралашу һәм тәрбия мәктәбе буларак аның үз урыны бар иде. Әлбәттә, үзәккә үтә торган чиратлар да була. Талашып та китәләр, ярашып та бетәләр… Кешенең бөтен сыйфатлары да чагыла инде анда. Элек автобус билетлары өчен дә галәмәт зур чиратлар тора иде. Бәйрәм көннәрендә бигрәк тә. Этеш-төртеш, кычкырыш. Менә шул чиратта кеше бер-берсенә дошман булып, акырышып-бакырышып, тарткалашып билет алып чыга да, перронга барып баскач, шулкадәр игелекле, кешелекле затка әйләнә торган иде. Бер-берсенең әйберләрен күтәрешеп кертәләр, ягымлы итеп сөйләшәләр…

Менә шундый хәлләрне күзәткәннән соң, мин кечкенә бер юмористик миниатюра да язып ташлаган идем. Сүзгә-сүз хәтерләмим хәзер, утыз елга якын элек бит, анда мондыйрак фикер барлыгын гына беләм.

 

Революцияләр кайдан барлыкка килгән? Чиратлардан! Ипигә чират торганда, ярлы-ябага үзара сөйләшеп киткәннәр дә: «Гомер буе болай чират торып булмый, я үзебезгә икмәк үстерергә, я байларныкын тартып алырга кирәк», – дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Җир эше җиңел түгел, ә тартып алу күпкә уңайлырак тоелган һәм болар байлар ягына киткәннәр. Юл уңаена бүтән чиратлар кушылган, шул рәвешле бик зур гаскәр пәйда булган…

Шундыйрак нәрсә. Ул чорда бик әйбәт кабул итә торганнар иде. «Әгәр тыныч кына яшәргә тели икән, һәр хакимият иң башта чиратларны бетерергә тиеш!» – дигән җөмләсеннән соң хәтта алкышлыйлар да иде.

 

Хакимият вәкилләре мине укыйдыр, иҗатым белән таныштыр дигән шик тә туа кайчагында. Көлкеле әсәрләрем белән бигрәк тә. Чөнки кайбер депутатлар тәкъдим иткән закон проектлары минем юмористик хикәяләргә нигезләнгән шикелле.  Ничек кенә булмасын, чиратлар бетте. Чиратлар гына түгел, кешеләрнең күпләп оешуына да чик куярга тырыша башладылар. Бетмәгән җирдә үзара аралашуны чикләү алымнары хасил булды. Хәзер чиратлар фәкать хастаханәләрдә генә. Чөнки болары куркыныч тудырмый...

Менә бу табиб кабинеты алдындагы чиратта да шундыйрак хәл. Тып-тыныч. Беркем беркем белән сөйләшми. Яңа кеше килсә, кем артыннан икәнлеген белешә дә, берәр урын табып, тынып кала. Мондагы бөтен кеше телефонына капланган. Гәүдәләре генә чират көтеп утыра, ә җаннары әллә кайларда йөри. Кеше сине тыңласын дисәң яки сөйләшергә мәҗбүр итәргә теләсәң, бик зур талант кирәк. Телефоным ватылмаган булса, мин моны күрмәс идем, әлбәттә, үзем дә шунда капланган булыр идем.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре