5 июнь 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Сабантуйны һәм Рус теле көнен югары дәрәҗәдә бәйрәм итүне оештырырга кушты
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Петербург халыкара икътисадый форумы-2026да Татарстан Республикасы делегациясенең эше ничек оештырылуы турында сөйләде. Киңәшмә барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
-
Яңалыклар
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнде
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнде, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте, дип яза ТР Рәисе матбугат үзге.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Бәхрәйн Мәмләкәте делегациясе белән очрашты
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бәхрәйн Мәмләкәте делегациясе белән очрашты. Очрашу ПМЭФ-2026 чаралары кысаларында узды. Бу хакта ТР Рәисе Матбугат хезмәте хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын актив ремонтлыйлар
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә.
-
Җәмгыять
Бар җирдә дә бер бәя: «ВТ» журналисты базардан җиләк-җимеш бәяләрен барлады
Шәһәр халкы бүген бар эшен онытып туган ягына – Сабантуйга ашкына. Эш урынында утырсак та, күңелебез белән күптән авыл юлында инде без. Шуңа күрә мин дә «әбәд»не дә ашамый, базарга юл тоттым.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасы Президенты Администрациясе җитәкчесе белән очрашты
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасы Президенты Администрациясе җитәкчесе Роман Скляр белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисе Матбугат хезмәте хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Валерий Фальков 2026 елгы кабул итү кампаниясендәге «Тынлык көннәре» даталарын атады
2026 елда беренче тапкыр «Тынлык көне» кертелә. «Тынлык көннәре» 3 һәм 7 август булачак. Бу хакта РФ Фән һәм югары белем бирү министры Валерий Фальков хәбәр итте, дип яза «ТАСС»ка сылтама белән «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Абхазия Президенты Бадра Гунба Татарстан белән элемтәләрне үстерергә теләвен әйтте
Абхазия һәм Татарстан арасында мөнәсәбәтләр бик яхшы һәм элемтәләр җайга салынган, аларны алга таба да үстерергә кирәк. Бу хакта Петербург халыкара икътисади форумы кулуарларында «Татар-информ» белән әңгәмәдә Абхазия Республикасы Президенты Бадра Гунба белдерде.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Россия инновацион регионнары ассоциациясе җыелышында катнашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия инновацион регионнары ассоциациясе әгъзаларының гомуми җыелышында катнашты, ул гадәттәгечә Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында уза. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимовага сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Татарстанда «Мактаулы донор» күкрәк билгесен булдырырга тәкъдим иттеләр
Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының эш төркеме утырышында «Татарстан Республикасының Мактаулы доноры» күкрәк билгесен кертү идеясен карадылар. Бу хакта ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов «Газпром» ГАҖ идарәсе рәисе урынбасары Олег Аксютин белән очрашты
Рөстәм Миңнеханов Петербург халыкара икътисадый форумы кырларында «Газпром» ГАҖ идарәсе рәисе урынбасары – Перспективалы үсеш департаменты башлыгы Олег Аксютин белән очрашты.
-
Яңалыклар
Хәния Фәрхинең сеңлесе : «Бу якты дөньяда калдырып, аның урынына үзем китәр идем»
Татарстан халык артисты Хәния Фәрхинең бертуган сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина, апасының бакыйлыкка күчүенә 9 ел тулуга карамастан, әле һаман аны чиксез сагынуын әйткән. Бу хакта ул ТНВ каналында «Сөйләшергә вакыт» программасында сөйләп үткән. Алып баручы, соңгы тапкыр очрашу мөмкинлеге булса, апагызга нәрсә әйтер идегез, дип кызыксынган.
-
Яңалыклар
«ВТ» укучылары өчен «Файдалы календарь» әзерләде
«Ватаным Татарстан» газетасы редакциясе укучылары өчен зур бүләк – 2027 елга «Файдалы календарь» әзерләде.
-
Җәмгыять
Җәйге «кармак» хикмәте: мошенникларга ничек эләкмәскә?
Янә мошенниклар турында сүзебез. Елның иң җылы фасылында алар тагын да җанланып китә һәм алдашуның яңа ысулларын уйлап таба тора. Җәй үзенчәлекләренә, аерым алганда, чираттагы ялларга яки чыгарылыш сыйныф укучыларының вузларга керүенә бәйле бу. Белгечләр моны болайрак аңлатып, кырыгалдарның «кармагы»на эләкмәс өчен түбәндәге киңәшләрен тәкъдим итә.
-
Яңалыклар
Татарстанда 27 июньнән 21 июльгә кадәр «Сәләт» форумы узачак
27 июньнән 21 июльгә кадәр Биләр тарихи-археологик музей-тыюлыгы территориясендә “Сәләт” XV Халыкара яшьләр мәгариф форумы уздырылачак. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә үткәрелә торган бик зур яшьләр проекты республиканың барлык районнарыннан, Россия төбәкләреннән, якын һәм ерактагы чит илләрдән 4 600 мәктәп укучысын, 1 070 оештыручы һәм 210 остазны берләштерә.