Газетага язылу

Дәүләт Советының егерменче утырышында Хөкүмәт хисабы каралачак

Җиденче чакырылыш Дәүләт Советының егерменче утырышы 15 апрельдә узачак. Парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә 2025 елда Министрлар Кабинеты эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы хисап булачак. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов керткән документ парламентның барлык комитетлар утырышларында каралды. Әлеге мәсьәлә буенча доклад белән республика Премьер-министры Алексей Песошин чыгыш ясаячак.

 

Депутатлар шулай ук алты республика законы проектын, бер федераль закон проектын һәм өч закон чыгару инициативасын карарга ниятли. Утырышта Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Александр Терентьев 2025 елда республикада гражданлык җәмгыяте институтларының хәле һәм үсеше турында доклад тәкъдим итәчәк. «Хөкүмәт сәгате» кысаларында «Татарстан Республикасында архив тармагын цифрлаштыру турында» мәгълүмат биреләчәк, аны Архив эше буенча комитет рәисе Гөлнара Габдрахманова тәкъдим итәчәк.

 

Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина шулай ук хезмәттәшләренә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуыннан соң Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе 7 нче чакырылыш Дәүләт Советы депутаты вакантлы мандатын «Бердәм Россия» партиясенең республика исемлеге буенча теркәлгән кандидат буларак Лотфулла Шәфигуллинга тапшыруын хәбәр итте.  «Лотфулла Нурислам улы Дәүләт Советы өчен яңа кеше түгел, ул дүртенче, бишенче һәм алтынчы чакырылыш республика парламенты депутаты итеп сайланды, Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитетын җитәкләде. Бу чакырылышта ул Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты составында эшләргә теләк белдерде. Бу нисбәттән Дәүләт Советы карары проекты әзерләнде һәм утырышның көн тәртибенә кертелә», – дип  белдерде Дәүләт Советы Секретаре.

 

Президиум утырышында республика икътисадының цифрлы трансформациясенә ярдәм итүче кече технологик компанияләр өчен салым ташламаларының нәтиҗәлелеге турында фикер алыштылар. Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Булат Габдрахманов билгеләп үткәнчә, Татарстанда 3,5 меңнән артык компания IT өлкәсендә эшчәнлек алып бара. Тармакның барлык дәрәҗәдәге бюджетка салым түләүләре 20 процентка артып, 42 млрд сум тәшкил иткән. Кече технологик компанияләр инновацион процессларны тизләтүгә һәм яңа технологияләр кертүгә, шулай ук яңа югары квалификацияле эш урыннары булдыруга ярдәм итә. Республикада уртача кереме 250 млн сумнан артык булган 252 шундый компания бар.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре