Газетага язылу

Декрет ялын баланың әти-әнисенә ничек бүлергә мөмкин икәнен аңлаттылар

Өч яшькә кадәр бала карау ялын эшләүче әти белән әни арасында бүлергә мөмкин.

Беренче ярты елны баланы әнисе, ә киләсе алты айда әтисе карый ала. Бу хакта РИА Новости агентлыгына Дәүләт Думасы депутаты Дмитрий Свищев сөйләде.

Парламентарий сүзләренчә, декрет ялын гаиләнең рәсми рәвештә эшләүче теләсә кайсы әгъзасы рәсмиләштерә ала. Мондый ялны баланың әти-әнисе, әби-бабасы яисә опекуны алырга мөмкин.

Алар бала карау ялында бер-берсен алмаштыра ала. Мәсәлән, башта аны әни кеше, аннары әти кеше, ә кирәк булган очракта баланың әбисе яисә бабасы рәсмиләштерергә мөмкин. Моның өчен гаилә әгъзасы рәсми рәвештә эшләргә һәм эш бирүчегә тиешле гариза юлларга тиеш.

Бала карау өчен пособие балага яшь ярым булганчы түләнә. Аның күләме хезмәткәрнең уртача хезмәт хакының 40 процентын тәшкил итә, әмма билгеләнгән минимумнан түбән булырга тиеш түгел.

2026 елда эшләүче гражданнар өчен мондый пособиенең минималь күләме 9 227,24 сум, ә максималь күләме аена 68 995,50 сум тәшкил итә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре