Татарстанда газ бүлеп җибәрү челтәрләрен яңарту һәм «зәңгәр ягулык»тан файдалану куркынычсызлыгын арттыру юнәлешендәге эш дәвам итә.
– «Газпром трансгаз Казан» оешмасы белгечләре җиһазларны ремонтлый, газүткәргечләргә диагностика уздыра, объектларны ягу сезонына әзерли. Быел республикада 3 чакрымнан артык җир асты газүткәргечләре һәм 2 чакрымнан артык боҗра челтәрләре яңартып салыначак. Тагын бер зур эш: башкаладагы Магистраль – Южно-Промышленная урамнарында газүткәргеч төзелеше төгәлләнеп килә. Аны 2027 елда кулланышка тапшырырга ниятлиләр. Ул Идел буе районындагы яңа кулланучыларны «зәңгәр ягулык»ка тоташтыру мөмкинлекләрен арттырачак, – дип сөйләде «Газпром трансгаз Казан» компаниясе генераль директоры урынбасары Рәмис Сәлахов.
Аның әйтүенчә, күпфатирлы йортлардагы газүткәргечләрне карап торуга да зур игътибар бирелә. Тик монда фатир һәм йортлардагы җиһазларның дөрес эшләве дә мөһим. «Шуңа күрә газ җиһазларына вакытында техник хезмәт күрсәтү – «зәңгәр ягулык»тан куркынычсыз файдалануның мөһим шартларының берсе булып кала», – диде Рәмис Сәлахов.
Билгеле булганча, газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү елга бер тапкыр башкарыла. Бу эш барышында белгечләр өйдәге газ җиһазларының, газүткәргечнең торышын тикшерә, шулай ук төтен һәм вентиляция каналларының төзеклеген карый. «Моның өчен газ хезмәте белгечләрен өйгә кертергә кирәк, – диде генераль директор урынбасары. – Тикшерүчеләр килмәгән икән, безнең белән элемтәгә керегез. Бәлки газ хезмәткәрләре сез өйдә булмаган вакытта килгәндер. Бер генә абонентны да ярдәмсез калдырмыйбыз, газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтергә уңайлы вакытта килергә тырышабыз».
Газ хезмәте белгечләрен өйгә кертмәгән өчен административ җаваплылык каралган. Гражданнар өчен штраф күләме – 5–10 мең сум, вазыйфаи затларга – 25–100 мең сум, юридик затларга 200–500 мең сум тәшкил итә.
Рәмис Сәлахов әйтүенчә, газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтүчеләргә ишек ачмаучылар еш кына моны мошенниклардан курку белән аңлата. «Чын хезмәткәрне аеру бик җиңел: һәр белгечнең таныклыгы бар. Моннан тыш, газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү турында алдан хәбәр итәләр: белдерүләрне подъездлардагы игълан тактасына, шулай ук идарәче компания һәм йортның интернеттагы чатларында урнаштыралар», – диде ул.
Куркынычсызлык үзебездән башлана, әлбәттә. Нәкъ менә газ җиһазлары белән эш иткәндәге саксызлык фаҗигагә китергән төп сәбәпләренең берсе булып тора.
2026 елның беренче яртысында Татарстанда көнкүреш газына бәйле 34 гадәттән тыш хәл очрагы теркәлгән, аларда 62 кеше зыян күргән, 9 кеше һәлак булган.
Ни кызганыч, мондый аяныч хәлләрнең күбесен булдырмый калырга да мөмкин булган. Быел теркәлгән очракларның 76 проценты төтен чыгару юлларының төзексезлегенә һәм тиешле һава агымы булмауга бәйле.
– Газ казаны аша су җылытучылар (су җылыткыч куючылар) күбрәк агулана. Чөнки су җылыткычта ачык камера урнашкан. Ул бүлмәдәге бөтен һаваны үзенә суырып ала. Ул ябык камералы булса, һаваны тыштан алыр иде. Шуңа да мондый йортларда һава юллары ачык булырга тиеш. Су җылыткычның ябык камералысын алырга яки еш кына тәрәзәләрне ачып торырга киңәш итәбез. Тәрәзәне ачкач, һава һәм төтен юлларында тарту көче бар икән, димәк, биредә куркыныч юк. Фатирда һава йөрергә тиеш, – ди газчылар.
Рәмис Сәлахов әйтүенчә, газ кулланганда куркынычсызлык гади кагыйдәләрне үтәүдән башлана. «Газ җиһазларының торышын даими күзәтеп торырга, алардан файдалану кагыйдәләрен бозмаска һәм сораулар туган очракта белгечләргә мөрәҗәгать итәргә киңәш бирәбез», – диде ул.
Генераль директор урынбасары җәйге чорда балаларның иминлеге турында да искәртте. «Хәзер җәйге чор, балалар каникулда, ата-аналар ялда. Газ плитәләре һәм башка җиһазлардан файдаланганда мөмкин кадәр уяу булырга кирәк. Чөнки балалар өйдә үзләре генә кала. Аларга газ җиһазларыннан ничек файдаланырга кирәклеген аңлатырга, ә кечкенә балаларны плитә янына гомумән якын җибәрмәскә кирәк», – диде Рәмис Сәлахов.
Белеп торыгыз!
Татарстанда газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтергә килгән белгечләрне өйгә кертмәгән өчен 28 милек хуҗасына штраф салганнар. «Әлеге очракларның 14 е – Казанга, 12 се – Яшел Үзәнгә, тагын 2 се Югары Осланга туры килә. Шунысы да бар: милекнең берничә хуҗасы булса, штраф аларның һәркайсына салыначак. Фатир хуҗалары газ плитәсе, газ колонкасы һәм вентиляция каналларын тикшерү өчен белгечләргә ишек ачарга тиеш. Әлеге таләп техник хезмәт күрсәтү турындагы шартнамәдә беркетелгән», – дип хәбәр итә Татарстан Дәүләт Торак инспекциясенең матбугат хезмәте.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез