Газетага язылу

Эш бирүче хезмәткәрләр белән килештермичә генә отпуск графигын төзи аламы? – Юрист җавабы

«Мин шәхси оешмада эшлим. Эш бирүче хезмәткәрләр белән килештермичә генә киләсе елга отпуск графигын төзегән. Бу законлымы? Өч бала әнисе буларак, үзем теләгән вакытта ялга китә аламмы?» – дип сораган Әлмәттән Диана Шәрәфиева.

Сорауга юрист Булат Закиров җавап бирә:

– Россия Федерациясе Хезмәт Кодексының 123 нче маддәсе нигезендә эш бирүче ялларның чиратын үзе билгели һәм графикны раслый. Закон аны һәр хезмәткәр белән әлеге даталарны шәхсән килештерергә мәҗбүр итми. Әмма килештерү мәҗбүри булган искәрмәләр бар:

  • әгәр сез закон буенча үзегез өчен уңайлы вакытта ял алырга мөмкин булган ташламалы категориягә карыйсыз икән: мәсәлән, күпбалалы әти-әниләр (18 яшькә кадәр өч һәм аннан да күбрәк баласы булганнар, әмма кечесенә 14 яшь тулганчы). Бу очракта эш бирүче график төзегәндә сезнең теләкләрне исәпкә алырга тиеш;
  • әгәр сез еллык ялны өлешләргә бүләргә телисез икән: Хезмәт Кодексының 125 нче маддәсе нигезендә бу ике арадагы килешү буенча гына мөмкин. Ягъни эш бирүче берьяклы тәртиптә генә сезнең ялны бүлә алмый. График расланганнан соң, аны үтәү ике як өчен дә мәҗбүри. Әмма ялны күчерергә кирәк булса, моны үзара килешү буенча эшләргә мөмкин.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре