Шәһәрдә хәзерге вакытта күп кеше эт асрый. Кемдер балалары сораганга, икенчеләре үзләренә иптәш булыр дип сатып ала. Эт тә – җан иясе, алдым да фатирда калдырдым түгел. Урамга да алып чыгарга, тәрбияләргә дә туры килә. Шуны да онытырга ярамый: хайваннар машина юлларында, парк, скверларда, лифтларда, спорт һәм балалар мәйданчыкларында контрольсез булырга тиеш түгел һәм хуҗалары алар артыннан җыештырырга да тиеш әле. Ләкин чынлыкта башкачарак килеп чыга. Шәһәр халкы дүрт аяклы дуслары белән кайда тели шунда йөри һәм күпчелеге алар артыннан җыештырмый. Шуңа күрә дә, яз җиттеме, шәһәр урамнары эт тизәге белән тула. Балалар мәйданчыкларында әниләр баласын пычранмасын дип сагалый. Паркларда ял итүчеләр дә аяк астына карап йөрергә мәҗбүр. Язын иң яратмаган күренеш шулдыр, мөгаен. Казанда яшәүче Алия Сабирова да балалар мәйданчыкларының бик пычрак булуыннан зарлана.
– Әле тулысынча кар эреп бетмәгәнлектән, өмәләр оештырылмый. Ә без бала белән урамга чыгып, паркларда йөрергә яратабыз. Кая барсаң да чүп, эт тизәкләре аунап ята. Ә бу – авыру тарату өчен бер сәбәп. Йогышлы авырулар арасында иң яманы – котыру авыруы дип беләм. Моңа этләр гаепле түгел бит. Эт асраучылар җаваплырак булсын иде, – ди Алия Сабирова.
Үзем яшәгән йортта да эт асраучылар бик күп. Кызганыч, урамга чыкканда, эт тизәген җыярга дип пакет күтәреп йөргән күршеләремне күргәнем юк. Махсус мәйданчыклар булган очракта да иртән иртүк йокысыннан да уянмаган эт хуҗасы аны бу мәйданга алып барып, олы эшен йомышлатып йөрер микән? Моңа ышану авыр. Токымлы этләрне муенчак һәм борынчык кидертеп кенә урамга алып чыгарга дигән закон күптән кабул ителсә дә, эт хуҗалары бу таләпне үтәргә ашыкмый бит.
Яшел Үзән районының Осиново бистәсендә яшәүче Миләүшә Шакирова да, күршеләренең эте белән очрашмас өчен, лифтка утырмый, җәяү йөри икән.
– Урамга чыккан саен лифтан күршеләр эте ташланыр кебек. Алар беркайчан да борынчык кидертми. Эт шактый зур. Балаларым да курка, үзем дә шүрлим. Ничә тапкыр сөйләшеп тә карадым. «Безнең эт борынчык кидертергә тиешле эт токымнары исемлегенә керми», – диләр. Ничек кенә булмасын, бозау кадәр эт каршыга атылып чыкканда, куркып каласың. Таләпләрне барлык этләргә бер төрле итәргә ярамыймы икән? Берәүләрнең эт асрыйсы килгәнгә, башкалар азаплана. Ишегалдында кая карама – эт тизәге. Кар эрегәч, бигрәк тә бар пычрак өскә чыкты, – дип зарлана Миләүшә Шакирова.
Казанда яшәүче Роберт Йосыпов исә әле мәктәп укучысы гына булуына карамастан, чисталык өчен борчылып, паркта пакетлар салынган контейнерлар урнаштырган. Аның үзенең дә яраткан эте бар икән. Малай көн саен Джек Рассел токымлы эте белән Лядской бакчасында йөрергә ярата.
– Мин һәрвакыт этем артыннан җыештырам. Кесәмдә пакет йөртәм. Ләкин күпләр моны эшләми. Шуңа дә әниемә контейнер белән пакет куярга тәкъдим иттем. Абыем да ярдәмгә килде. Контейнерда пакетлар артып тора, димәк, башкалар да минем эшемә кушылган. Моның өчен бик куандым. Ләкин кәефемне төшергән хәл дә булды. Без ике контейнер куйган идек, аның берсе юкка чыкты. Кемгә кирәк булгандыр инде ул?! Мин чисталыкны яратам. Шуңа күрә парклар да чиста булырга тиеш, дип саныйм. Башкалар да минем кебек чисталык өчен көрәшсен иде, – ди Роберт.
Чисталык яратучы малайның эшенә Татарстан шәһәрләрен үстерү институты да игътибар иткән. Алар карамагында эшли торган «Догфренли Татарстан» бүлекчәсе нәкъ менә шәһәрдә этләрне йөртү мәйданнарын проектлау, йорт хайваннары хуҗалары белән аралашу, хуҗасыз этләр санын арттырмау эшләре белән мәшгуль. Бүлекчә белгече Елизавета Богданова мондый проектларның мөһимлеген билгеләп үтте.
– Хәзергә без шәһәрдәге парклар һәм скверлар дирекцияләре белән эш алып барабыз. Паркларда чисталыкны саклау буенча белдерүләр эленәчәк. Эт хуҗалары өчен каты калдыкларны кая ташларга кирәклеге хакында мәгълүматлар урнаштырылачак, – диде Елизавета Богданова.
Шуны да әйтергә кирәк: бүген Казанда эт калдыкларын җыю өчен махсус урналар (дог-бокслар) берничә җәмәгать урынында бар. Монда сүз «Черек күл» һәм «Комсомолец» парклары, Горки-Әмәт урманы, Фучик урамындагы бульвар турында бара. Дог-бокслар җәмәгать урыннарында чисталыкны саклау өчен каралган. Мондый урнадан файдалану өчен, өске бүлектән пакет алырга, аны кулыңа кияргә, калдыкларны җыярга, пакетны бәйләргә һәм аны урнаның аскы бүлегенә урнаштырырга кирәк. Бер авырлыгы да юк. Үзләренең дүрт аяклы дуслары артыннан җыештырырга яратмаучыларга, эт асрыйсың икән, чисталыкны сакла, дияргә генә кала.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез