Газетага язылу

«Февраль романтикасы» пирогы

Роза Хисмәтуллина рецепты

Камыры өчен: 150–200 г он, 2 аш кашыгы шикәр комы, 100 г атланмай, 2 аш кашыгы боз кебек салкын су, камыр өстен майлау өчен 1 йомырка сарысы, бераз тоз.

Эчлеге өчен: 3–4 груша, 50 г шоколад, катырылган җиләкләр.

 

Онга тоз һәм шикәр комы салып болгатабыз. Атланмайны ваклап турап, бөртек хәленә китерәбез дә он белән катыштырабыз. Су өстәп, йомшак кына итеп камыр басабыз. Ике өлешкә бүлеп, бер сәгатькә суыткычка куябыз. Шуннан камырның бер өлешен табага җәеп, 15 минутка туңдыргычка озатабыз. Грушаларны кабыгыннан чистартып, шакмаклап (вак итеп) турыйбыз. Табадагы камырга тезеп, өстенә шоколад (уылган) сибәбез дә иң өскә катырылган җиләкләр тезәбез. Калган камырны җәеп, йөрәкләр рәвешендә кисәбез һәм пирог кырыйларына тезеп чыгабыз. Йомырка сарысын күпертеп, пирог өстен шуның белән майлыйбыз. 180 градуска җылытылган мичтә 25–30 минут пешерәбез.

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре