– Марат Җәүдәтович, 2026 елның 9 ае нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Татарстан тупланган керемнәре күләме буенча Россиядә дүртенче урынын саклап калды, ә Идел буе федераль округында исә республикабыз – иң алдынгы төбәк. Моңа нинди факторлар сәбәпче булды? Төп чыганак – табышка салым мәсьәләсендә хәлләр ничегрәк?
– Илдә дүртенче һәм Идел буе федераль округында беренче урын – икътисадыбыз эшләве нәтиҗәсе. 2026 елның 9 аенда республиканың тупланма бюджетына 487 млрд сум салым һәм салым булмаган керемнәр керде. Шулардан 409 млрд сумы – Татарстан бюджетына, ә 78 млрд сумы җирле бюджетларга җыеп алынды.
Керем базасының 31 процентын формалаштырган табышка салымга килсәк, биредә динамика уңай. 9 айда салым буенча 152 млрд сум тупланды. Чагыштыру өчен: 2025 елның шул ук чорында бу сумма 111,5 млрд сум тәшкил иткән иде. Күргәнегезчә, быел 40 млрд сумга артыграк җыеп алынды.
Бу үсештә төп рольне нефть-газ секторы уйный. Дөньядагы хәзерге геосәяси вазгыять фонында нефть продуктларын сату бәяләре арту сәбәпле, нефть тармагы предприятиеләре буенча сизелерлек арту күзәтелде. Нефть-газ комплексы табышка салым буенча барлык керемнәрнең 48 процентын тәэмин итте. Моннан тыш, химия һәм нефть химиясе производствосы, банк өлкәсе, энергетика, нефть продуктлары белән сәүдә, транспорт һәм азык-төлек продуктлары җитештерү тармаклары сизелерлек өлеш кертте.
Тулаем алганда, 133 млрд сум, ягъни табышка салымның гомуми суммасының 88 проценты без даими рәвештә күзәтеп-тикшереп барган 1700 эре салым түләүчедән керде.
Шул ук вакытта узган елгы белән чагыштырганда керемнәре кимегән тармаклар да бар. Аларга төзелеш, финанс эшчәнлеге (банк эшчәнлегеннән тыш), оптик һәм үлчәү приборлары җитештерү, элемтә, мәгълүматлаштыру һәм машина төзелеше керә. Салым органнары, Икътисад министрлыгы һәм тармак идарә тармаклары????? белән бергәләп, без мондый очракларда оешмалар эшчәнлегенә җентекле анализ ясыйбыз, керемнәрнең кимү сәбәпләрен ачыклыйбыз һәм тиешле чараларны вакытында күрергә тырышабыз. Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов дөрес ассызыклаганча, һәр предприятие, һәр эш урыны өчен көрәшү зарур. Гомумән алганда, республиканың икътисадый базасы тотрыклы. Еллык план күрсәткечләре үтәлә, дип әйтә алам.
– Соңгы елларда бюджет төзелешендә беренче урында булган физик затлар кеременә салымны җыю ничек бара? Акцизлар, милек һәм башка салымнарны туплауда вазгыять нинди?
– Физик затлар кеременә салым – бюджет өчен бик әһәмиятле чыганак, керемнәрдә аның чагыштырма авырлыгы 35 процентны тәшкил итә. 9 айда ул берләштерелгән бюджетка 168 млрд сум күләмендә керде. Бу мәсьәләдә без ике мөһим тенденцияне билгеләп үтә алабыз. Бер яктан, салым керемнәрендә уңай динамика саклана, икенче яктан, узган ел белән чагыштырганда үсеш темплары акрыная бара. Физик затлар кеременә салымның планлаштырылган күләмнәрен тәэмин итү өчен, бу өлкәдә салым җыю буенча ведомствоара комиссияләрнең эше дәвам иттереләчәк.
Акцизларга килгәндә, 9 айда ул 35,7 млрд сум күләмендә тупланды. Биредә алкоголь, спирт һәм югалтуларны компенсацияләү хисабы буенча керемнәрнең шактый кимүенә игътибар итәргә мөмкин. Ләкин бу – җитештерү кимеде дигән сүз түгел. Алкоголь компанияләренә июль-август өчен түләүләрне 2026 елның 28 декабренә кадәр кичектерү рәвешендә дәүләт ярдәме күрсәтелде. Шуңа бәйле рәвештә, тиешле акча бюджетка ел ахырында керәчәк.
Җыелма керемгә салымнарда динамика, тулаем алганда, уңай. Билгеле булганча, аның төп өлешен салым салуның гадиләштерелгән системасы тәшкил итә. Җирле бюджетларга керә торган җир салымы 6,9 млрд сум җыеп алынды. Салым булмаган керемнәр 9 айда Татарстан Республикасының тупланма бюджетына 46,3 млрд сум күләмендә керде.
Физик затлардан милек салымнарын җыеп алу мәсьәләсе бүген, әлбәттә, аерым игътибар таләп итә. Сүз җир салымы, мөлкәт салымы һәм транспорт салымы турында бара. Быел исәпләнгән түләүләр 13,3 млрд сум тәшкил итте. Узган башка еллар динамикасында күзәтүебезчә, бу күләмнәр ел саен арта бара. 24 сентябрьдән башлап, салым түләүчеләрнең шәхси кабинетларына исәпләнгән түләүләр турында мәгълүмат урнаштырылды, шулай ук почта бүлекчәләре хәбәрнамәләрне тарата башлады. Хәзер безнең бурычыбыз – аларны вакытында түләүне тәэмин итү.
Алдыбызда торган эшләр күп әле, болар – бюджет керемнәренең һәр чыганагы буенча планны үтәү, бурычларны мөмкин кадәр киметү һәм мөлкәт салымнарын тулысынча туплауны тәэмин итү.
– Марат Җәүдәтович, укучыларыбызны бюджетның чыгым өлеше үтәлеше кызыксындыра. Узган 9 ай йомгаклары буенча, бюджет акчасы социаль йөкләмәләрне үтәүгә җиттеме? Шулай ук илкүләм проектларны гамәлгә ашыруның ничек баруы турында да сөйләп узсагыз иде.
– Бюджетның чыгым өлеше тотрыклы үтәлә. 9 айда тупланма бюджет чыгымнары барлыгы 496,2 млрд сум тәшкил итте. Ел башына калган бюджет акчасы белән тупланган керемнәр хисабына арттырылган хезмәт хаклары тулысынча һәм вакытында түләнде, барлык дәрәҗәдәге бюджетларның планлаштырылган чыгымнары җитәрлек күләмдә финанслады.
Федераль акчага килгәндә, республикага 2026 елга каралган 97,9 млрд сум бюджетара трансфертлардан 9 ай эчендә 82,5 млрд сумы (ягъни 84,3 проценты) үзләштерелде.
Илкүләм проектларны гамәлгә ашыруның актив фазасы дәвам итә. 2026 елга республикада аларны финанслауның гомуми күләме 54,7 млрд сум тәшкил итә, шулардан 29,1 млрд сумы – федераль бюджет акчасы, ә 25,6 млрд сумы республика бюджетыныкы. 9 айда бу акчаларның 40,8 млрд сумы үзләштерелде. Эшне башкару график буенча бара, ләкин тынычланырга ярамый, һәр тиен нәтиҗә өчен эшләргә һәм ахыргы башкаручыга барып җитәргә тиеш.
– Марат Җәүдәтович, бюджет проекты тиешле этапларда каралды һәм беренче укылышта кабул ителде. Әлеге фикер алышуларны һәм агымдагы икътисадый вазгыятьне исәпкә алып, 2027 ел бюджетын нинди дип тасвирлар идегез?
– Бюджетның соңгы параметрлары турында сөйләргә әлегә иртәрәк, әмма әзерлек этабында зур эш башкарылды. Алдагы өч еллык чорга бюджет проектын формалаштырганда без хуҗалык субъектлары һәм муниципаль берәмлекләр белән берлектә фаразларны уртага салып тикшердек. Нәтиҗәдә проект балансланган һәм барлык социаль йөкләмәләрне үтәүгә юнәлдерелгән булып чыкты. Бюджет Россиянең социаль-икътисадый үсеш фаразының «база» варианты нигезендә формалаштырылды. Бу безгә алдагы өч елга чыгымнарны ныклы нигезгә таянып планлаштырырга мөмкинлек бирә.
Тулаем алганда, бюджетның керем өлеше диверсификацияләнгән. Татарстан Республикасы бюджеты проектын формалаштырганда һәр тиеннең керүе фаразы факттагы мәгълүматлар белән ныгытылды, республика үсешенә юнәлдерелгән чаралар бюджет акчалары белән тәэмин ителде.
Тупланма бюджет чыгымнарының тәкъдим ителгән төзелеше барлык чыгым вәкаләтләребезне финанслауны тулысынча тәэмин итә. Фаразны формалаштырганда без федераль индексларга – дефляторларга таяндык. Чыгым өлешенең төп тенденциясе – беренчел, социаль яктан әһәмиятле һәм агымдагы чыгымнарның үсеше.
Дәүләт программалары буенча чыгымнарны бүлү дәвам итә, алар кысасында республиканың социаль әһәмиятле чараларын финанслау карала.
Башкарылган эш нәтиҗәсендә Финанс министрлыгы тарафыннан 2027–2029 елларга Татарстан Республикасы бюджетының, муниципаль районнарның һәм шәһәр берәмлекләренең 45 бюджетының, җирлекләрнең тупланма бюджетны тәшкил итә торган 911 бюджетының чыгымнары буенча фаразлары төзелде. Муниципаль берәмлекләрнең барлык бюджетлары дефицитсыз булыр дип фаразлана.
– Бүгенгә нәтиҗә ясасак, 2027–2029 елларга бюджет циклы кысасында нәрсәләр инде эшләнеп өлгерде, якын арада нинди бурычларны үтисе калды?
– Республика дәрәҗәсендә әзерлек этабын төгәлләдек диярлек. Хөкүмәттә һәм Дәүләт Советында фикер алышу башланганчы, норматив базаны тәгаенләү буенча зур эш башкарылды. Аерым салымнар буенча ставкалар һәм ташламалар билгеләүгә юнәлдерелгән норматив актлар актуальләштерелде, шулай ук 2027 елга социаль-мәдәни өлкәнең барлык тармакларын финанс белән тәэмин итү нормативлары яңадан тулысынча санап чыгылды.
Бу мәсьәләдә хәзер игътибар үзәгендә – муниципаль бюджетлар. Якын арада җиренә җиткереп бетерәсе төп бурычларның берсе шушы. Җирле бюджетларны формалаштыру эшен дәвам иттерергә кирәк. 2027–2029 елларга бюджетара трансфертлар күләме барлык муниципалитетларга вакытында җиткерелде. Муниципаль берәмлекләребездән керемнәр һәм чыгымнар буенча алдан килешенгән күрсәткечләрдән чыкмау һәм җирле бюджетларны вакытында кабул итү сорала.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез