Майами университеты белгечләре йөз миллионлап кешенең мәгълүматларын тикшергән. Алар беркайчан да кияүгә чыкмаган хатын-кызларда яман шеш куркынычының гаиләле гүзәл затлар белән чагыштырганда 85 процентка (ир-атларда бу күрсәткеч – 70 процент чамасы) зуррак булуын ачыклаган. Бу хакта «Российская газета» Daily.Mail мәгълүматларына таянып яза.
Шулай ук өйләнмәгән ир-атларда үңәч рагы ихтималының башка көчле затларга (шул исәптән аерылышканнарга) караганда 2,5 тапкыр зуррак булуы билгеләнгән.
«Гаиләдә хисләреңне белдерергә, борчу-шатлыкларың белән уртаклашырга, финанс ярдәме алырга мөмкин булуына бәйле бу. Тик гаилә хәле еш кына юк-бар әйбер кебек кенә карала. Ләкин безнең тикшеренү бу фикернең дөрес түгеллеген күрсәтте», – дип билгеләп үткән Майами университеты профессоры Фрэнк Пенедо.
Кыскасы, галимнәр, ялгыз ир-ат һәм хатын-кызларга чир куркынычы (үпкә, эчәклекләр һәм үңәчтә яман шешне кертеп) гаиләлеләргә караганда күбрәк яный, дигән нәтиҗәгә килгән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез