Аның белән хушлашу 16 сентябрьдә Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә була, дип хәбәр итә Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте
Хушлашу мәрасиме 10:00 дә башлана. Аннары Эдуард Даниловны Арча зиратында җирләячәкләр.
Эдуард Данилов «Главтатдортранс»ны 2013 елның февраленнән җитәкләде. Моңа кадәр, 2011 елдан 2013 елга кадәр, ул Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары вазыйфасын башкарган.
Данилов Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе, Россиянең Мактаулы юлчысы исемнәренә лаек була. Эшләгән елларында ул республиканың юл инфраструктурасын үстерүгә зур өлеш кертте.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез