Газетага язылу

Гөлнара Габидуллинаның гаиләсенә кайгы килгән: «Җанкисәккәем минем, хуш...»

Җырчы Гөлнара Габидуллинаның гаиләсенә зур кайгы килгән – аның әнисе вафат булган. Бу хакта җырчы үзе социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

«Әнием, бәгърем, дөньяда иң кадерле кешем, җанкисәккәем минем….Хуш...» – дигән ул.

Җырчының әнисе инсульт кичереп, бик авыр хәлдә хастаханәдә озатылган. Тик табиблар аның әнисенең гомерен саклап кала алмаганнар.  Мәрхүмәне бүген «Казан нуры» мәчетендә соңгы юлга озатканнар һәм туган авылы Мамадыш районының Кече Сон авылына алып кайтып җирләгәннәр.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре