Бер айда торак хакы 1,9 процентка арзанаеп, 14,1 миллион сум тәшкил иткән. Бу хакта “Татар-информ” “Яндекс” экспертлары мәгълүматларына таянып яза. Бу айда бер квадрат метр бәясе асылда үзгәрмәгән: 260 мең сум. Шул ук вакытта сатуга чыгарылган фатирларның уртача мәйданы кимеп, 57,6 “квадрат”ка калган.
Башка зур шәһәрләрдә дә торак бәясе кимү күзәтелә. Халкы 500 мең кешедән артыграк булган калаларда май аенда беренчел базарда фатирларның уртача хакы 1,6 процентка төшеп, 8,8 миллион сум булган.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез