Газетага язылу

Илдар Ягъфәров: «Миллионлаган кешене хәреф танырга өйрәткән «Әлифба»ны хәтерләүчеләр күп»

Бу арада матбугат чараларында да, халык арасында да Әлифба турында сүз куерып китте. Сәбәбе: Сәләй Вәгыйзов белән Рәмзия Вәлитова төзегән, 1965 елда кулланышка кергән, бер миллионнан артык тираж белән 41 тапкыр басылып чыккан, бүген дә кулдан төшмәгән бу дәреслек турында документаль-нәфис фильм дөнья күрде.

Илдар Ягъфәров: «Миллионлаган кешене хәреф танырга өйрәткән «Әлифба»ны хәтерләүчеләр күп»
Фото: Татар-информ

Фильмның сценарий авторы һәм продюсеры, Россия кинематографистлары берлегенең Татарстан бүлеге рәисе Илдар Ягъфәров белән шул хакта сөйләштек.

– Илдар Рәшитович, рус мәктәбендә уку сәбәпле, сез заманында Әлифбага бәлки игътибар да итмәгәнсездер? Димәк, бүген кино төшерергә алынуның саллы сәбәпләре пәйда булган дип уйларга кирәк...

– Әлифба тарихы белән танышуым очраклы гына булды, дип әйтсәм дә була. Бервакыт без Арча педагогика көллиятенә «Мулла» фильмын күрсәтергә бардык. Бик ошаттылар. Соңыннан үзләрендәге хәзинәләр белән дә таныштырырга булдылар. Шулай итеп, без «Әлифба» музеена килеп эләктек. Ә мондагы тарихка һич кенә дә битараф калып булмас иде. Миндә шундук кино төшерү уе туды. Язучы Лилия Гыйбадуллинаның шул хакта «Әлиф ләм мим» дип аталган повесть язуын да белдем. Фильмны әлеге басманың эчтәлегенә нигезләргә булдык. Теләкләребезне Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм республикада яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе җитәкчесе Марат Әхмәтовка, Мәдәният министрлыгына җиткердек. Каршы килмәделәр. Шулай итеп, финанс мәсьәләсе дә хәл ителде, эшкә тотындык.

– Укучыларыбызга аңлаешлырак булсын өчен, башта авторларның язмышы белән дә таныштырып китик әле...

– Миллионлаган кешене хәреф танырга өйрәткән Әлифбаны хәтерләүчеләр күп дип уйлыйм. Аның тышына ак алъяпкыч кигән укучы кыз төшерелгән, ул мәктәпкә бара, яныннан маэмай йөгерә. Менә шушы Әлифбаны тудырган Сәләй ага белән Рәмзия апаның язмышын Арчада Тукайныкы белән чагыштырырга яраталар. Икесе дә ятимлекнең ачысын-төчесен татыйлар. Алты айлык чагында Сәләй аганың әтисе вафат була. Туган ягына юл тоткан әнисенә баланы бирмиләр. Янәсе, малай кеше әтисе нигезендә тәрбияләнергә тиеш. Әмма әбисенең хәле авыраеп китә һәм ул Сәләйне авылдашлары Гататдин абый белән Гайшә апага асрамага бирергә мәҗбүр була. Рәмзия апа – Башкортстаннан, Эстәрлетамак балалар йортында тәрбияләнә. Егет белән кызны Казан педагогия институты кавыштыра. Әмма Арча педагогия училищесына кайтып эшли башлагач та, бәхетле тормышка сугыш чик куя. Завуч вазыйфаларын башкарган Сәләй ага фронтка киткәч, аны Рәмзиясе алыштыра. Көн дә хәбәр көтеп яши ул. Әмма өмете тиз генә акланмый. Сәләй ага Харьков янында әсирлеккә төшә. Союзниклар концлагерьдан азат иткәч тә, аңа Америкага китәргә тәкъдим ясыйлар. Сәләй баш тарта. Нәтиҗәдә Печора лагерена сөрелә. Рәмзия апа, ике нарасыен җитәкләп, ике мәртәбә ире янына бара. Мондый сәяхәтләрнең ахыры бик аянычлы тәмамлана: аны эшеннән куалар. Ә ире, сабыйларны саклап калу ниятеннән, аңа үзеннән баш тартырга киңәш итә. Кайткач та, бары тик кайчандыр үзләре укыткан, зур урыннарда эшләгән укучылары ярдәмендә генә кабат педучилищега эшкә урнаша алалар.

– Сәләй ага эзләрен барлап, кайларда йөрергә туры килде? Ниләр күрдегез, нинди яңалыклар ачтыгыз?

– Әйтергә кирәк, тарих та, яңалыклар да Арча белән Байтуганда тупланган. Башка урыннарда, зурдан кубып, нәрсәгәдер тап булдык, дип әйтеп булмый. Эшне Сәләй аганың туган авылы – Самара өлкәсенең Камышлы районындагы Байтуган авылыннан башлаган идек. Монда бик күпләрнең тырышлыгы белән төзелгән Әлифба музее бар. Директоры Нурания ханым Абзалованың ярдәме зур булды. Кинога төшәргә олы яшьтәге апа-абыйларны чакырды. Әлифба тавына мендек. Нәкъ шушы тау аша Сәләй ага Тау бистәсенә – әтисенең туганнарына йөргән. Тарихи Бигәш тавында да булдык. Авылның иң матур урыннары, Вәгыйзовлар урамы, мәчет, музей – берсен дә игътибарсыз калдырмадык. Фильмда күңелне тетрәндерерлек бер күренеш бар. Тауда чана шуганда бер хатын-кыз балалар янына килә дә, күз яшьләрен тыя алмыйча, Сәләйне кочаклап ала. Малай бу хәлгә бик аптырап, сәерсенепме, куркыпмы китеп бара. Әлеге апаның үз әнисе икәнлеген соңрак кына белә. Бу – чыннан да, булган хәл.

  Фото: шәхси архивтан

Әлифба авторлары Сәләй Вәгыйзов белән Рәмзия Вәлитованың укытучылар һәм тәрбиячеләр өчен эшләгән 40 ка якын хезмәте бар. «Кызыклы грамматика». «Язу һәм матур язу» дәфтәре, төрле методик кулланмалардан бүген дә файдаланалар. Әлифбалар да берничә: 6 яшьлекләр өчен, өч сыйныфлы башлангыч мәктәп өчен, «Рәсемле әлифба», хәтта латин графикасы белән дә дәреслек төзергә өлгерәләр.

Арчалылар да актив булды. Мәдәният бүлеге, Кушлавыч, Кырлай музейлары, педагогика көллияте – барысы да үз өлешләрен кертергә тырыштылар. Безнең өчен барлык ишекләр дә ачык иде. Массовкаларга халык бушлай гына, үз теләкләре белән кушылды. Йөк машинасында барган күренешне хәтерләсәгез, анда да Арча кешеләре, хәтта киемнәрен дә үзләре тапканнар, кинога төшәргә дип әзерләнеп, киенеп килгәннәр. Күбесе шул заманда төшерелгән фотоларны китерделәр.

Аңлашыла ки, Татарстаннан ераккарак киткән саен эзләр югала барды. Сәләй авылда укуны тәмамлагач та, Оренбург өлкәсендәге Богырыслан шәһәренә, педучилищега юл тота. Ул вакытта ачылган гына була әле. Уку йорты бүген дә исән. Әмма анда, әлбәттә инде, Сәләй дигән егетне белүче юк. Садыйков фамилияле бер кеше шул чорда педучилищеда укыган. Нигездә ул ярдәм итте. Шәһәр урыслашкан, татарлар бик аз яши. Киресенчә, күп яңалыкларны бездән ишеттеләр. Без аларга Әлифба китабы бүләк иттек. Бинага элмә такта беркетәбез, стенд ясыйбыз, дип ышандырып калдылар.

Эстәрлетамакта безне бик шатланып каршы алдылар. Монда да педагогика көллияте бар. Бер сыйныф бүлмәсе тулысынча Рәмзия Вәлитовага багышланган. Аны Әлифба авторы итеп түгел, якташлары буларак яктыртканнар. Шуңа күрәдер инде, Сәләй ага турында экспонатлар юк. Әмма аның хакында бик яхшы беләләр. Монда татарлар һәм башкортлар бик күп укый. Үз телләрендә сөйләшәләр, укыйлар. Якташлары белән бик горурланалар.

Печорада исә лагерь эзләре калмаган диярлек. Төссез генә, кечкенә генә шәһәр ул, тоткыннар ун километр ераклыкта, урман эчендәге баракларда яшәгән. Без барганда кыш иде, бөтен җирне кар каплаган, кырык градус салкын. Шуңа, бернәрсә дә барып чыкмас дип, барырга киңәш итмәделәр. Әмма лагерь тормышы эзсез югалмаган. Шәһәрдә бу җәһәттән туган якны өйрәнү музее эшли. Әлбәттә инде, анда Сәләй Вәгыйзов турында берни дә юк.

Сәләй ага турында мәгълүматларны без Россия Оборона министрлыгының Подольск шәһәрендәге үзәк архивыннан гына таба алдык. Материаллар аз булу сәбәпле, ясалма фәһемгә мөрәҗәгать итми булмады. Документаль итеп кенә эшли алмаячагыбызны бик тиз аңладык. Чөнки ул вакытта кино дигәнебез барып чыкмас, аерым бер кешеләрнең хатирәләрне искә алуыннан гына гыйбарәт булып, сөйләшүгә генә кайтып калыр иде. Ә ясалма фәһемне кулланып, нәфис фильм элементларын да кертә алдык.

– Кино төшереп, сез Әлифба авторын мәңгеләштерү буенча зур эш эшләдегез. Әмма ничек кенә булса да, бу эшне мин педучилищеда күп еллар директор булып эшләгән Илдус абый Сәгъдиев башлап җибәрде дип уйлыйм. Килешәсезме?

– Әлбәттә. Арчада һәркем, Әлифба музеена Илдус Сәгъдиев нигез салды, дип искә ала. Байтугандагы музейны эшләүгә дә күп көч куйган ул. Аның инициативасы белән көллият ишегалдында Әлифба һәйкәле пәйда булган. Сөйләүләренә караганда, ел саен конференцияләр, Вәгыйзов укулары үткәрелеп килә. Бүген бу эшләрне көллият директоры Гөлнара Гарипова дәвам итә.

– Сез инде Әлифба тарихын йөрәгегез аша үткәрдегез дип беләм. Бу дәреслек ни өчен озын гомерле, ничек уйлыйсыз?

– Мин Сәләй ага белән Рәмзия апаның искиткеч көчле рухлы булганнарын аңладым. Авырлыклар бу икәүнең бер булып типкән йөрәкләрен ташка әйләндерә алмаган, күңелләре тупасланмаган. Югыйсә гаделсезлекләр гел очрап торган бит. 1960 елда төзелеп беткән дәреслек балалар кулына 1965 елда гына барып ирешә. Татарстан Мәгариф министрлыгы уздырган конкурста бу Әлифба икенче урынны ала. Беренче урын бирелми. Ә башта Сәләй аганы министрлык бинасыннан: «Фән кандидаты да булмаган башың белән бу тирәдә буталып йөрмә», – дип борып чыгаралар. Бу хакта миңа Илдус абый сөйләгән иде. Ни өчен озын гомерле булуын да аңлатты. Сәләй ага белән Рәмзия апа бер йодрык булып эшләгәннәр. Китап беренче тапкыр нәшер ителгәч, туктап калмаганнар: төрле өлкәдәге үзгәрешләрдән чыгып, төзәтмәләр кертә барганнар. Тәҗрибә туплау өчен, дәреслекне эшләргә тотынганчы, егермедән артык милләт халкының Әлифбаларын өйрәнгәннәр. Минемчә, тиешле төзәтмәләр кертелеп, бу Әлифба бүген дә кулланылышта булырга, балаларга белем бирергә тиеш.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре