«Елдан-ел үсә»
Узган атнада Казан акыллы мәйданга әверелде. Kazan Digital Week – 2026 халыкара форумында мәктәп эскәмиясеннән алып дәүләт идарәсенә кадәр ясалма фәһемнән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтү турында сөйләштеләр.
– Бу көннәрдә Казан янәдән илнең төп технологик мәйданчыкларының берсе статусын раслады, ул диалог һәм алдынгы тәҗрибә уртаклашу өчен ачык, – диде Алексей Песошин ябылу тантанасында.
Быелгы чарада дөньяның 76 иленнән 23,5 мең кеше катнашты. Форумның эшлекле программасы кысасында 10 төп юнәлеш буенча 170 тән артык чара узды. Үз идеяләрен һәм эксперт бәяләмәләрен 1,2 меңнән артык белгеч тәкъдим итте. Россиянең 300 дән артык әйдәп баручы IT компанияләре һәм корпорацияләре, шулай ук чит ил партнерлары күргәзмәдә һәм стартаплар аллеясында үз эшләнмәләрен күрсәтте. Эш нәтиҗәләре буенча федераль структуралар, банклар, университетлар катнашында килешүләр һәм меморандумнар имзаланды.
Алексей Песошин әйтүенчә, форумның төп темасы ясалма фәһем технологияләренә багышланды. «Катнашучылар аны куллануның икътисадый нәтиҗәләре турында гына түгел, ә ышаныч, әхлак һәм иминлек мәсьәләләре турында да фикер алышты, – дип билгеләп үтте Татарстан Хөкүмәте җитәкчесе. – Республиканың төп эшләнмәләренең берсе булган «ГосПромпт» ясалма фәһем платформасының мөмкинлекләрен тәкъдим итү аеруча кызыксыну уятты. Теләсә нинди цифрлы үзгәрешләр өчен нигез булып, киберкуркынычсызлык тора. Шуңа күрә форумда мәгълүмат инфраструктурасын яклауга, дәүләт һәм төбәкләрнең кибертотрыклылыгына зур игътибар бирелде».
Киләчәккә карап
Быелгы форумда яшьләргә һәм балаларга аерым мөнәсәбәт күрсәттеләр. Шул исәптән аларны ясалма фәһемнән файдаланырга өйрәтү мәсьәләсенә дә. Хәзер тәпи йөрмәгән баланың да кулында – телефон. Ә мәктәп яшендәгеләр замана технологияләреннән кайбер өлкәннәргә караганда да яхшырак файдалана. Тик замана белән бергә кергән акыл файдагамы? «Просвещение» АҖнең информатика һәм цифрлы белем бирү үзәге җитәкчесе Алексей Павлов форумда балаларны нейрочелтәрләрне аңлы рәвештә кулланырга, әзер җавапларны уйлап бәяләргә һәм мәгълүмат куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә өйрәтү турында сөйләде. Белгечләр исәпләп чыгарган: бүген укучыларның 80–90 проценты ясалма фәһемнән файдалана, шул исәптән өй эшләрен башкару өчен дә. «Ясалма фәһем укучы өчен тикшеренү һәм җавап эзләү коралы булырга мөмкин, шул ук вакытта әзер җаваплар да бирә ала. Күп нәрсә укытуның ничек оештырылуына бәйле. Балаларга эш тәртибен аңлату, алынган мәгълүматны бәяләргә, әхлак һәм куркынычсызлык мәсьәләләрен исәпкә алырга өйрәтергә кирәк. Шул чакта нейрочелтәрләр мәктәп укучылары үзләре башкарырга тиешле «өй эшләре»н алмаштырмыйча, уку материалын аңларга ярдәм итәчәк», – диде диде Алексей Павлов.
Булачак белгечләр әзерләүдә дә ясалма фәһемгә өметләнәләр. «Просвещение» АҖнең бизнесны үстерү буенча директоры Ольга Антонова сүзләренә караганда, демографик вазгыять һәм хезмәт базарындагы үзгәрешләр яңа алымнар таләп итә. «Ясалма фәһемне үстерү һәм автоматлаштыру белгечләргә яңа таләпләр куя. Һөнәри белемнән тыш, эш бирүчеләр тәнкыйди фикерләүне, командада эшли белүне һәм яңа компетенцияләрне үзләштерүне торган саен күбрәк бәяли. Шуңа күрә мондый күнекмәләргә мәктәп эскәмиясеннән үк өйрәтергә кирәк, – диде ул. – Россия Хезмәт министрлыгы фаразларына караганда, 2030 елга 30–39 яшьлек россиялеләр саны 8 миллион кешегә диярлек кимеячәк, шул ук вакытта 15–24 яшьлек кешеләр саны 3 миллионга гына артачак. Квалификацияле кадрлар өчен көндәшлек көчәячәк. Шуңа күрә предприятиеләргә алдан ук кадрлар резервын булдырырга, яшьләргә кирәкле әзерлек юнәлешләрен сайларга һәм кирәкле белем алырга ярдәм итәргә кирәк».
«Тимер малай»лар ярышы
Форумның тагын бер үзенчәлеге – роботлар ярышы. «Kazan Digital Week – 2026»да халыкара чемпионатның ярымфиналы һәм финалы узды. Быел анда дөньяның 11 иленнән 144 команда катнашты. Сайлап алу этаплары Мәскәүдә узган. Ярышларда тәүге тапкыр катнашучылар арасында Согуд Гарәбстаны, АКШ, Чили һәм Эквадор командалары бар. Приз фонды – 6,6 миллион сум. Роботлар ярышының финал өлешендә иң авыр «машина»лар очрашты. Финалга кадәр барып җиткән 36 команда арасында Татарстаннан да 6 команда бар иде.
Финал уеннарын Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та карады. «Бу нинди «тимер малай»? Белмисезме? Роботлар ярышында таныштык», – дип язды ул «МАКС» мессенджерында зур робот янәшәсендә басып төшкән фото астында. Татарстан Рәисе командаларның роботларны ярышларга әзерли торган ремонт зоналарын карады, чемпионатта катнашучылар белән аралашты. Роботлар ярышын теләге булган һәркем карый алды. Шуңа күрә форумның соңгы көнендә «Казан Экспо» Сабан туе мәйданын хәтерләтте. Бер генә сан: ярышларның финал өлешенең онлайн трансляциясе 12 сәгатьтән артык дәвам иткән һәм ул 6 миллионнан артык карау җыйган. Акыллы Казанга чикләр юк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез