«Барыбер яраталар»
Гөлнара Әхмәтшина медицина өлкәсенә 1989 елда килә. Шәфкать туташылыкка укып бетергәч, Казан клиник онкология диспансерына эшкә урнаша. Кияүгә чыгып, бәбиләр алып кайтканнан соң, ул балалар бакчасына күчә.

– Минем өчен Онкология диспансеры зур тәҗрибә бирә торган урын булды. Мин анда операция ясаганда ярдәм итеп тордым. Кешеләрне юату, операциядән соң уяту минем өстә иде, – ди сөйли Гөлнара. – Балалар белән эшләү исә өстәмә җаваплылык сорый. Табиблар килеп кенә китә, ә төп эш – безнең өстә. Укол кадасак та, балалар барыбер ярата. Юаткач, уйнаткач, ризалашалар. Төрле хәлләр килеп чыга. Бервакыт бер баланың астма өянәге кузгалды. Шөкер, каушап калмадым, табиблар килгәнче, балага тиешле ярдәм күрсәтә алдым. Безнең кебек эше кешегә күренмәгән һөнәр ияләрен зурлаган өчен җитәкчеләргә рәхмәт. Макталу рәхәт, анысы, иң мөһиме – сабыйлар сәламәт булсын. Безгә шунысы да җитәр иде.
«Кибетче идем»
Түбән Кама район хастаханәсенең реанимация бүлегендә эшләүче Фәнзилә Фәтхетдинова башта кибетче булган. 2002 елда махсус курслар уза да кече шәфкать туташы булып эшкә урнаша.

– Бу юлны авыр хәлдәге кешеләрнең хәлен җиңеләйтәсем килгәнгә сайладым. Реанимация бүлегенә керү баштарак бик авыр булды. Авыр хәлдәге кешеләр ята бит, үлем дә янәшә йөри. Хәзер инде эшем дип кабул итәм. Авыр хәлдәге кешеләрнең хәлен җиңеләйтә алуым белән бәхетле мин. Кирәкле булуыңны әнә шунда тоясың.
Фәнзилә коронавирус вакытында госпитальдә эшләгән. Пандемиянең башыннан ахырына кадәр кешеләргә ярдәм иткән. Үзе бер тапкыр да авырмаган. Мине прививка саклады, ди ул.
– Һөнәремә урау юллар аша килсәм дә, бүген моңа сөенеп туя алмыйм. Ә эштән соң спорт залына юл тотам. Чаңгы ярышларында катнашам, футбол уйныйм, – ди Фәнзилә. – Мактау тактасына эләгермен дип көтмәдем дә. Исемемне күргәч, бөтен гаиләбез белән сөендек. Минме соң бу, дип кат-кат карадым. Әле дә горурланып йөрим.
«Әнием юлыннан барам»
Лилия Мифтахова Кайбыч район хастаханәсендә өлкән шәфкать туташы булып эшли. Уфа медицина училищесын тәмамлый ул. Ә аннары туган якларга кайта.

– Монда кайткач, кияүгә чыктым, тормыш үз көенә тәгәрәде, – ди ул. – Әнием Суфия гомер буе шәфкать туташы булып эшләде. Кечкенәдән аңа ияреп йөрдем. Әле дә хәтерлим: әниләр операциягә кереп китә, ә мин бер читтә урындыкта утырып калам. Әни чыкканчы, шуннан төшми идем. Әнинең ничек итеп аруын күрү, гел тынгысыз булуы да куркытмаган. Мин инде кечкенәдән үк үземнең шәфкать туташы буласымны белеп үстем. Бу юлны сайлаганыма үкенмим.
Кайбыч район хастаханәсендә 114 шәфкать туташы хезмәт куя. Арада яшьләрнең дә булуы сөендерә, ди Лилия Госман кызы.
– Аларны күреп, күңел күтәрелә. Безнең хезмәт – кешеләргә җылы өләшү бит ул. Шәфкать туташының бер җылы карашы да авыруларны дәвалый, – ди ул. – Әмма шунысы борчый: кешеләр үз сәламәтлегенең кадерен белми. Кайберләренең артыннан ялынып йөрергә кирәк. Сәламәтлекне алдан ук кайгыртырга кирәк, шунысын онытмасыннар. Без авыруларның чирен дәваласак, аларның рәхмәт сүзләре безнең җанга шифа бирә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез