Кодаш. Бөгелмә
«Кодашлылар – Җиңү өчен» волонтерлар төркемен СВОда катнашкан егетнең әнисе, шәфкать туташы булып эшләүче Гөлназ Галимова моннан өч ел элек оештырып җибәргән. Кызганыч, улы Ренальгә исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп булмаган. СВОга авылдан барлыгы ун егет киткән. Дүртесе һәлак булган, ә берсе хәбәрсез югалган. Хәрбиләргә булышуның биредә бер генә сәгатькә дә туктаганы юк.
– Йөрәгебез бер булып тибә торган кешеләр без. Җиңү хакына дип, булдыра алганча тырышабыз, – ди лаеклы ялдагы укытучы Равилә Арсланова. – Башта мәктәптән бер бүлмә биргәннәр иде. Аннан элеккеге кибет бинасына күчерделәр. Монда барлык шартлар да бар. Шәхси оешмалардан акча сорап йөргәнебез юк. Авыл халкы, иганәчеләр ярдәм итә. Шушы еллар эчендә 1 миллион 600 мең сумга якын акча җыелды. Маскировка челтәрләре бәйлибез. Гуманитар йөкне Бөгелмәдәге фәнни-җитештерү оешма җитәкчесе Альберт Кәримов аша озатабыз. Яудагы егетләр белән элемтәгә керергә дә булыша ул. Егетләрнең позывнойларына кадәр яттан беләбез.
Кодашта һәр гаиләдән диярлек ярдәм бар. Берәүләр мичкәсе белән бал, икенчеләр ел саен алтмышар кило кәбестә тозлап китерә. Туксанынчы дистәсен ваклаучы Әнисә әби ай саен пенсиясеннән 3500 сум өлеш чыгара. Равилә Арсланова Муса Җәлил исемендәге хуҗалык җитәкчесе Харис Әхмәтгәрәев, Бөгелмә тегү фабрикасы җитәкчесе Салиха Гариповага да рәхмәт әйтә.
– «Апа, безгә иң мөһиме маскировка челтәрләре кирәк», – ди егетләр. Ул бит гомерне саклый. МХОга гуманитар йөк илтүче волонтерлар андагы хәлләрне күреп кайта. Юлларга хәтта аны икешәр чакрымга тарттырып куйганнар. Без барлыгы 865 челтәр бәйләдек. Бу – 7 мең квадрат метр тирәсе дигән сүз, – ди Равилә апа Арсланова. – Чәкчәк, бавырсакларны ашагач, өйгә кайткан кебек булабыз, диләр. Шулай булгач, ничек әзерләмисең ди? Балга чикләвеген дә кушып җибәрәбез. Сыйлыйсы килә бит үзләрен. Өй җылысы белән бүлешәсе килә. Аерым бүләкләр дә әзерлибез. Әйтик, Ватанны яклаучылар көнендә алгы сызыктагы егетләрнең һәркайсына берәр арыш капчыгы күчтәнәч озаттык. 9 Майда танк бригадасына шундый ук бүләкләр җибәрдек.
Чүти. Кайбыч
Чүтидән махсус хәрби операциягә 12 егет киткән. Кызганыч, һәлак булганнары да бар. Эшмәкәр Дамир Шәрәфетдинов СВОга такталар ярдырып җибәрә. Без барганда, егетләрнең бүрәнә бушаткан чагы иде. Агачны Чуашстаннан кайтарталар.
– СВОдан читтә калып буламыни? Һәрберебез дә ярдәм итәргә тиеш, дип саныйм. Дусларымның күбесе булыша. Такта ярдыру цехыбыз булгач, без шушы юнәлештә өлешебезне кертәбез. Базабызда агачы, тимере, калае –барысы да бар. Элек инструментлар да җибәргәләдек. Берьюлы 20 кубометр такта төяп җибәрәбез. Алар блиндажларны тышлар өчен кирәк. Кыш җитеп кенә килә, әле тагын да күбрәк кирәк булачак. Үземнең йөк илткәнем юк. Чималны кайтып алалар. Элек иганәчеләр дә алып киткәли иде, – ди Дамир Шәрәфетдинов. – Абыемның улы да шунда. Мобилизация буенча Түбән Новгородтан киткән иде. Теләк бер: барысы да исән-сау әйләнеп кайтсыннар.
Юхмачы. Әлки
Әлки районының Юхмачы мәктәбе укытучысы Наталия Пичугина көн саен бер пар оекбаш бәйли икән. Моңа кадәр кулына бер дә энә тотарга яратмаган, әмма егетләр хакына барысына да ризалашасың.
– Мобилизация башлангач, кызлар оекбаш бәйләргә тотынды. Мин дә кушылдым. Беренче посылкамны бер белмәгән адреска җибәрдем. Десантчылар миңа открытка юллады. Шундый сөендем инде. Бер солдат хәтта җыр иҗат иткән. Безнең ярдәм аларга бик кирәк, – ди Наталия Пичугина. – Оекбаш, мунчала, саклап йөртә торган бөтиләр бәйлим. Тик торырга вакыт юк. Йон, җепләрне капчыгы белән китерәләр. Мәктәптә балалар белән мендәрләр тегәбез. Хатлар язабыз. Күчтәнәчләрне җибәргәндә, укучылар теләкләрен яза. Әйберләр барып җиткәч, кабул иттек, дип егетләр фотолар җибәрә. Укучылар моны күреп, тагын да тырышыбрак эшли. Менә шундый ватанпәрвәрләр үстерәбез. Сыйныфымда – 7 бала. Зуррак укучылар да кушылды. Егетләр гел маскировка челтәрләре сорап тора. Моңа кадәр күп китеп шәм ясый идек. Әмма парафинга акча юк әле. Быел бик кыйммәтләнде шул. Җәйдән савытларны күп итеп әзерләп куйган идем югыйсә. Ипиләр киптерәбез. Нурлатка яшелчәләр җыеп җибәрдек. Алар анда солдатларга аш әзерлиләр. Авылда акчаны гел бер кешеләр бирә, иганәчелек ярдәме юк. Укытучылар булыша.
Хәзерге вакытта мәктәптә «Әбием сандыгы» дигән акция бара. Авылдашлары тукымалар, яулыклар, төргәге белән сөлгеләр китерә. Алардан медицина косынкалары, башка кирәк-яраклар тегәләр. Мәктәптә дәрестән соң тормыш шулайрак дәвам итә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез