Яңа закон төбәкләргә вейпларны һәм алар өчен сыекчаларны ваклап сатуны тыю хокукы бирә.
Ул биш елга сынау режимында кабул ителде һәм 2027 елның 1 мартыннан 2032 елның 1 мартына кадәр гамәлдә булачак. Эксперимент нәтиҗәләренә карап, чикләүләрне гамәлгә керткән төбәкләрдә бу чараның файдасы булу-булмау анализланачак.
«Бу балаларны һәм яшүсмерләрне вейплардан сакларга ярдәм итә ала торган мөһим чара. Яшүсмерләрне кызыктыра торган татлы хуш исле вейплар бәйлелеккә китерә һәм организмга зур зыян сала. Республикабызда да мондый тыюны гамәлгә кертү дөрес булыр, дип саныйм», — дип билгеләп үтте Айдар Метшин.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез