Газетага язылу

Белеме белән меңне екканнар: «ВТ» журналисты 100 балл туплаган укучыларның хәлен белеште

Татарстанда беренче сынаулар – рус әдәбияты, тарих һәм химиядән БДИ нәтиҗәләре билгеле булды. Без 100 балл туплаган укучылар, аларның укытучыларының хәлен белештек.

Белеме белән меңне екканнар: «ВТ» журналисты 100 балл туплаган укучыларның хәлен белеште

Медея Урматова, Сарман урта мәктәбе укучысы (рус әдәбиятыннан 100 балл)

2020 елда Урматовлар гаиләсе Сарманга Саха (Якутия) Республикасыннан күченеп килгән. Әти-әнисе табиб булса да, Медея КФУның Көнчыгыш телләр факультетына укырга керергә җыена. Кызның үзе белән сөйләшә алмадык, инглиз теленнән имтихан тапшырган чагы иде. Аның ничек итеп югары баллар туплавы турында укытучысы сөйләде.

– Медея безнең мәктәптә 5 нче сыйныфта укый башлады. Мин 8 нче сыйныфтан рус әдәбияты укыттым. Сәләтен күреп, олимпиадаларда катнашырга тәкъдим иттем. Ул рус әдәбиятыннан өч ел рәттән республика этапларында призер булды. Китап укырга ярата. Өйләрендәге китапханә бик бай. Анда Көнчыгыш әдәбияты да урын алган. Әти-әниләре, барлык фәннәрне дә яхшы белү өчен, кирәкле китапларны сатып алып торды. Кызның телләр өйрәнүгә сәләте зур. Медея кореяча өйрәнә, кытайча да белү теләге бар. Үзе – кыргыз милләтеннән. Татарчага ияләшү авыр булды, әмма сынатмады, – ди рус теле һәм әдәбияты укытучысы Венера Хөсәенова. – Рус әдәбиятыннан 100 балл туплау бик авыр. Сынау имтиханында 78 баллны гына җыйган иде. Югары балл алу өчен төрле шагыйрьләрнең шигырьләрен яттан белү һәм төрле гасыр шигъриятен чагыштырып күрсәтү дә кирәк. Шуңа күрә ул менә шуңа басым ясады. Нәрсә кушсаң, шуны булдыра. Мин аны «кояш» дип йөртәм. «Алдынгылар хәрәкәте»нең район буенча җитәкче урынбасары булып та торды. Ул – безнең мәктәпнең горурлыгы.

Назлыгөл Гайнетдинова, Теләче районының Олы Мишә мәктәбе (рус әдәбиятыннан 100 балл)

Назлыгөл – Баландыш авылы кызы. 9 нчы сыйныфны тәмамлагач, Олы Мишә мәктәбендә белем алган.

– Кечкенәдән укытучы буласым килгән иде, тик тора-бара фикерем үзгәрде. Театр артисты буласы килә башлады. Сәнгать юлыннан китәргә телим. Уку йортын әлегә төгәл әйтә алмый. Әмма Казаннан беркая да еракка китәргә җыенмыйм. Читкә китсәм, сагына башлармын тагын. Җырлыйм, шигырьләр язам. Район газетасында мәкаләләрем дә басылып чыкты. «Илһам» бәйгесендә урыннар яуладым, – ди Назлыгөл. – Рус әдәбиятыннан шуның кадәр балл туплармын дип көтмәдем, әмма өметләнгән идем. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлфия Хуҗина бик яхшылап өйрәтте. Практикага вакытын кызганмады. Шулай ук онлайн мәктәптә дә шөгыльләндем. Узган җәйдән үк тотынган идем инде моңа. Ял итү кайгысы булмады. Бер ай 6 мең сум түләп укыдым да, икенче айдан, күпбалалы гаиләдән булганга, бушлай уку мөмкинлеге бирделәр. Бу яктан да бәхетем бар. Татар мәктәбендә укып та, русчаны яхшы өйрәнеп була. Моның өчен бары тырышлык кына кирәк. БДИ ул тапшырмаслык имтихан түгел. Куркытырга теләүчеләр һәрчак табыла. Тик курыкмаска кирәк. Беренче сынау нәтиҗәсен бик озак көттек. Аны әти белән бергәләп карадык, үзем курыктым. 100 балл икәнлеген белгәч, сөенечтән кычкырып ук җибәрдем. Башка фәннәрнең нәтиҗәсен хәзер алай дулкынланып көтмим инде.

Азат Мусин һәм Никита Русов, Кайбыч районының Олы Кайбыч мәктәбе укучылары (химиядән 100 әр балл)

Егетләр район тарихында тәүге мәртәбә химиядән иң яхшы күрсәткечкә ирешкән. Укытучылары Гөлия Рәхмәтуллина белән сөйләшәбез.

– Азат та, Никита да бик тырышып укыдылар. Дәрестә генә түгел, тәнәфестә дә яныма киләләр иде. Ике дус алар. Бер-берсенә дә аңлаталар иде. Никита химиядән бәйгеләрдә призер булды. «Физхим-Алгарыш» грантын отты. Азат җәмгыять белеме, туган якны өйрәнү юнәлешенә игътибар бирде. Икесенең дә медицина юнәлеше буенча барасы килә, – ди Гөлия Рәхмәтуллина.

Владислава Ионова, Лаеш районының Ташлы Кавал мәктәбе укучысы (рус әдәбиятыннан 100 балл)

Владислава бу нәтиҗәгә ирешүнең сере дип китап укуны әйтте. Дөрес, ел дәвамында репетитор белән дә әзерләнгән.

– Язмаган иншам калмагандыр. 9 нчы сыйныфта рус әдәбиятыннан сынау сайлауның да файдасы булды. Рус теле укытучым Роза Риф кызына да рәхмәт. Ул бер ел элек безне укытырга Башкортстаннан килде. Имтиханга әзерләнүнең кыенлыгы да булды – үземә ошамаган әсәрләрне мәҗбүри укырга туры килде, – ди ул. – 100 баллны көтмәдем, хәтта моңа омтылмадым да. Киресенчә, әлеге нәтиҗә буй җитмәслек дип әйтә идем. Теләгем – Мәскәүгә театр вузына укырга керү.

 

 

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре