Роскачество белгече «Лента.ру» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә бурычны түләү ысулының кайсы әйбәтрәк булуын аңлаткан.
Кредитны вакытыннан алда түләүнең 3 ысулы бар: ипотека срогын киметү, айлык түләүне киметү яки катнаш ысул. Беренче очракта айлык түләүгә өстәп керткәндә, кредит срогы кими. Бу – иң отышлысы, чөнки түләүнең зур өлеше төп бурычны каплауга китә. Шул ук вакытта процент өлеше кими.
Икенче ысулына килгәндә, монысы айлык түләү күләмен киметү мөмкинлеге бирә, әмма кредит срогы элеккечә кала. Бу очракта акчаның күпчелек өлеше төп бурычны түләүгә түгел, ә процентлар түләүгә китә. “Мондый ысул алга таба чыгымнарын азайтырга теләүчеләр өчен кулай”, – дип аңлаткан белгеч.
Өченче ысулы – түләүнең катнаш ысулы. Алдагы ике ысулны чиратлаштырудан гыйбарәт.
«Ипотеканы түләп бетереп килгәндә, аны тизрәк тулысынча ябарга ашыгудан мәгънә юк. Ипотека срогының беренче яртысында асылда банкка процентлар түләнелә. Ә төп бурыч соңрак каплана. Кредит алучыга, банк процентларны азрак исәпләсен өчен, төп бурычны алданрак түләү отышлы», – дип йомгак ясаган сүзенә белгеч.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез