– Иске Кормаш авыл җирлеге биш авылны берләштерә. Җирлектә 625 кеше яши. Аларның уртача яше – 47 яшь. Авыл советы 1930 нчы елда оешкан. Без ике катлы бинаның беренче катында урнашкан идек. 2008 елда янгын чыгып, икенче каты тулысынча янып бетте. Документларны үз кулларым белән коткарырга туры килде. Безгә вакытлыча эшләп тору өчен мәдәният йортыннан бер бүлмә бирделәр. Үзебез кереп эшләсәк тә, документларны урнаштырырга урын булмады. Мин аларны өйдә сакладым. 2016 елда янгыннан калган бинаны төзекләндердек. Ләкин урын иркен булмау сәбәпле, архив документлары бер кечкенә генә бүлмәдә сакланды.
2024 елда районның архив бүлеге җитәкчесе әлеге конкурста катнашырга мөрәҗәгать иткәч, бик сөенеп гаризаны тапшырдым, – ди ул.
Тапшыра да, ота да. Грант акчаларына исә бөтен таләпләргә туры килә торган архив бүлмәсе булдырып, аны тулысынча җиһазландыралар.
– Хәзер кешеләр үткәнен барлый, тарих белән кызыксына. Архив бүлмәсенә дә еш киләләр. Аларга да, үзебезгә дә күңелле. Мин барлык авыл советларына да әлеге конкурста катнашырга киңәш итәр идем, – диде Дилбәр Вәлиева.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез