Мондый бәхет тәтемәсә, акчаны учыңа кысыбрак тотарга туры килә. Хәер, бүген алай эшләүчеләр болай да күп. Сәбәбе нидә?
Саннар сөйли
Рәсми мәгълүматларга караганда, россиялеләр сыер ите урынына тавык итен ешрак сатып ала башлаган. Кыйммәтле балык алучылар саны да сизелерлек кимегән. Быел гыйнвар–сентябрь аралыгында азык-төлек кибетләрендә сатып алулар саны 3,5 процентка гына арткан. Ел башында әлеге күрсәткеч 6 процентка тигез иде. Бигрәк тә сөт (8 процентка), карабодай (9 процентка), дөге (10 процентка) сату кимегән. Төп сәбәп итеп, әлбәттә, азык-төлеккә бәя артуны телгә алалар. Мисал өчен, бер тапкыр кибеткә барып килгән очракта, россиялеләр уртача 1100 сумын калдырып кайта икән. Бу узган ел белән чагыштырганда 9 процентка күбрәк.
Шуңа да акчаны сарыф итәргә түгел, ә ничек тә янда калдырырга, мөмкинлек чыкканда, җыеп барырга теләүчеләр саны арта бара. Илкүләм җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге уздырган сораштыру нәтиҗәләре исә әллә ни шатландырмый. Халыкның яртысы «кара көн»гә бер тиен акчасы да юклыгын әйткән. Булганнарының да 23 проценты аны кайвакыт кына тулыландыра, ә 12 проценты бөтенләй арттырмый диярлек. Эш урынын, ягъни төп керем чыганагын бөтенләй югалтырга ярамый дигән сүз бу. Югыйсә эш харап: бөтен тормыш нәрсәдәндер баш тартуга кайтып калачак.
Сынап караучылар күп
Азык-төлек өчен тотылган чыгымнарны киметүдән берәү дә баш тартмас иде. Нигездә блогерлар аудитория җыю нияте белән үзләрен ризыктан «тыя». Бер-ике атна дәвамында 1000, 2000 сумга яшәп карыйлар. Кайберләре, гомумән, 3000 сумга ай буе яшәргә дә риза – язылучылары гына артсын. Әлеге тренд быел гына пәйда булмады, билгеле. 2019 елда Волгоградта яшәүче Сергей Ялунин бер мең сум акчаны бер айлык азык-төлеккә җиткерергә тырышып карады. Әлеге сумманы ул бары тик ризыкка гына тотты: коммуналь түләүләр, дарулар сатып алу, машинага ягулык салу һ.б. чыгымнар исәпкә алынмады. Тәҗрибә июльдә үткәрелгәнгәме, блогер кибеттән сөякле ит, бодай ярмасы, он, арзанлы көнбагыш мае, берничә бәрәңге алу белән генә чикләнде. Калганнарын бакчадан да алырга мөмкин.
Ә бездә бер ай яшәр өчен күпме акча кирәк? Өч кешелек гаилә мисалында саныйк. 1 яшьлек бала һәм әти-әнидән торган гаилә өчен азык-төлеккә дигән бер атналык акча 4 мең сумны тәшкил итте. Әле бу авыл күчтәнәчләрен исәпкә алып. Гомумән, көндәлек алынган товарлар исемлегенә ипи һәм балалар азык-төлеге (пюре, кефир, эремчек) керде. Моннан тыш, бала өчен җиләк-җимеш – алма, банан, киви алынды. Чәй ризыгы әзерләр өчен 2 килограммлы он һәм көнбагыш мае сатып алырга туры килде.
Казанда яшәүче дүрт бала анасы Гөлия Закирова фикеренчә, тәҗрибә уздырырга була, әмма күпбалалы гаиләләр бик теләсә дә, артык экономияли алмый.
– Безнең әби: «Ыштансыз йөреп була, ач килеш юк», – ди торган иде. Тамактан тыймаска куша иде, – дип көлә ул. – Үзем декрет ялында булганлыктан, әлегә эшләмим, тормыш иптәшем Илгиз гаиләне тәэмин итә. Балаларга акча күп кирәк. Кешедән ким-хур булмасын, гел бер үк ризыкны ашамасын, төрлелек булсын дип тырышасың.
Гөлиянең кечкенә улына әле яшь тә өч ай гына. Күкрәк сөте иммәгәнлектән, аңа туганнан бирле коры сөт катнашмасы ашаталар. Ә ул арзан түгел. Әйтик, Гөлия сатып ала торган катнашманың бер банкасы 1372 сумны тәшкил итә. Ул өч атнага гына җитә, димәк, аена ике банка коры катнашма гына кирәк. Әле бу кечкенә бала өчен генә!
– Олы улыма – 13, кызыма – 10, икенче кызыма – 6 яшь. Ике балам мәктәптә укый. Ризык турында сүз баргач, аларның мәктәптәге ашауларын да исәпкә алырга кирәктер. Быел анысына да бәя артты бит, – дип уртаклашты Гөлия. – Илгиз IT компаниядә эшли, хезмәт хакы аз димәс идем, әмма дүрт баланы үстереп, буйга җиткерер өчен җыелган акча булу да кирәк.
Закировлар гаиләсе аена якынча 25 мең сумны кибеттә калдырып чыга. Балалар ризыгы, яшелчә, җиләк-җимеш, он, шикәр комы, йомырка, тоз, ипи, колбасадан тыш, бу акчага еш кына ярымфабрикатлар да ала алар. Айга бер тапкыр күпләп токмач, ярма алып куялар. Итне исә өч айга бер тапкыр шәхси фермердан сатып алалар.
– Он, шикәр комын да 50 шәр килограммлы капчык белән алып куярга тырышабыз. Гаиләбез зур булгач, камыр ризыгы да еш пешерелә. Ярма һәм токмачларны да арзанлырак кибетләрдән күпләп сатып алып куябыз, – дип уртаклашты хуҗабикә.
Кибеткә ач килеш кермиләр
Гаиләле кешеләр генә түгел, үзләре генә яшәүчеләр дә экономияли. КФУ студенты Лилия Шәймәрданова да шундыйлардан. Әле икенче курста гына укыса да, буш вакытында репетиторлык белән шөгыльләнә. Дус кызы белән фатир арендалагач, артык акча юк, һәр тиене кадерле, ди ул.
– Беренче курста укыганда, еш кына ашханәгә кереп, өчпочмак белән чәй булса да эчеп чыга идек, хәзер исә ризыкны үзебез белән алып киләбез. Озын яллар туры килгәндә, авылда әни белән ярымфабрикатлар ясап куябыз. Аларны катырып алып китәм, – дип уртаклашты студент. – Күбесенчә өйдә әзерлибез. Шөкер, ит, бәрәңге, яшелчәләрне авылдан ташып торабыз. Калганына әллә ни күп тә кирәкми.
Студенттан иң файдалы киңәш – кибеткә беркайчан да ач килеш керергә ярамый. Бары тик кирәкле продуктларны гына алу мөһим. Моның өчен кибеткә исемлек төзеп барырга кирәк.
– Еш кына кибеткә 400, 500 сум гына акча алып чыгу да ярдәм итә. Мисал өчен, кесәдә мең сум акча бар ди. Ә безгә кирәкле товарлар бәясе – 450 сум. Безнең баш мие автоматик рәвештә «кесәдә акча бар әле, тагын берәр нәрсә эләктереп була» дигән сигнал бирә. Авыл кибетендәгечә әҗәткә җыеп булмый бит, кирәклесен генә, акча җиткәнен генә алып чыгып китәсең, – ди кыз.
Бәяләр гаеплеме?
Халыкның реаль керемнәре арта, диләр. Болар белән бергә азык-төлеккә бәя дә кимеми. Хәтта коры-сары һәм ярымфабрикатларны үз итүче студентлар да хәзер арзанрак бәядәге товарларны сатып алып, өйләрендә ризык әзерләү яклы. Моның төп сәбәбе турында Татарстан Иҗтимагый палатасының финанс һәм икътисад мәсьәләләре буенча белгече Фәнис Хөсәенов белән сөйләштек.
– Соңгы өч ел эчендә эшче һөнәрләренең хезмәт хаклары сизелерлек артты. Бигрәк тә заводларда бил бөгүче һәм төзелеш өлкәсендә хезмәт куючыларның. Әлбәттә, бу категориягә 25 яшьтән өлкәнрәк гражданнар керә. Алар – пенсионерлар да, студентлар да түгел. Билгеле ки, аларның азык-төлеккә тотылган чыгымнары кимемәде, киресенчә, артты гына. Пенсия яшендәге һәм бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнекен карасак, аларның керемнәре әллә ни артмады диярлек. Ә даими түләүләр, ягъни коммуналь хезмәтләргә түләүләр кимеми, арта гына, – дип сөйләде белгеч. – Алар даими түләүләргә акча тоткач, шуннан калганын гына азык-төлеккә сарыф итә. Моны исәпкә алып, бюджет хезмәткәрләре һәм пенсионерлар арзанрак товарлар сатып ала булып чыга.
Кешеләр товарларның арзанрак категорияләренә күчә. Бөтен ил буйлап исәпләгәндә, бюджетта эшләүче һәм пенсионерлар дистәләгән миллион кешене тәшкил итә. Шуңа да без хәзер аеруча кыйммәтләнгән азык-төлеккә ихтыяҗның кимүен күрәбез. «Эшләүче пенсионерларның һәм өстәмә керемнәре булган бюджет өлкәсендә хезмәт куючыларның хәлләре яхшырак, әлбәттә», – ди Фәнис Хөсәенов.
«Татарстан Икътисадый һәм социаль тикшеренүләр үзәге» мәгълүматлары буенча, 2025 елның 15–22 ноябренә Татарстанда дүрт кешедән торган урта хәлле гаиләнең азык-төлек продуктларына айлык чыгым күләме 6397 сум 69 тиенне (ТР методикасы буенча яшәү минимумы бәясен исәпләгәндә) тәшкил итә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез