Ике елдан Татарстанда булачак. Казан моңа әзер, дип игълан итте ШОС саммитында Россия Президенты Владимир Путин. 2028 елда ишекләрне киң ачып, кунакчыл Казаныбызга кунаклар көтәбез алайса?
Уеннарны ачу тантанасында ШОС саммитына килгән дәүләт башлыклары белән бергә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та кунак булды. Тантаналы чара «Бишкек Арена» стадионында узды. «2028 елда Татарстанда VII күчмә уенын уздырырга әзерлек белдереп, Россиядән рәсми хат килде. Без халыкара әһәмияттәге бу чараны югары дәрәҗәдә уздыруда һәрьяклап ярдәм итәргә әзер», – дип ышандырды Кыргызстан Президенты Садыр Жапаров. Икенче көнне саммит утырышында Уеннарның Татарстан башкаласында узасын ил башлыгы да раслады. «Безнең ил 2028 елда уеннарны Казанда уздырырга әзер», – диде Владимир Путин. Зур чараны оештыру теләге белән башка төбәкләр дә чыккан иде. Әмма Татарстандагы шартлар, тәҗрибәсе һәм Рөстәм Миңнехановның халыкара абруе хәлиткеч роль уйнады.

Безне нәрсә көтәсен чамалар өчен бераз тарихка күз салыйк. 2014 елда Кыргызстанда беренче уеннар старт алган. Күчмә халыкларга хас милли уеннарда көч сынашуга нигезләнгән алар. Ул вакытта уеннарда 19 илдән 500 дән артык спортчы катнашкан. Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары ЮНЕСКОның матди булмаган мәдәни мирасы исемлегенә кертелгән, милли һәм этник спорт төрләре буенча халыкара ярышлар дип исәпләнә. Уеннарның иң мавыктыргычы «Күкбүре» дип атала. Ике команда җайдаклары, туп урынына тәкә яки кәҗә түшкәсе кулланып, аны көндәшнең казанына, ягъни капкасына атып ярыша. Уеннарда шулай ук ат чабышы, лачын аулау, уктан ату кебек милли ярышлар уза.
VI Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары Кыргызстанда 6 сентябрьгә кадәр узачак. Йөздән артык илдән 3 мең спортчы килгән, дип хәбәр итә оештыручылар. Төп ярыш программасы 1–5 сентябрьгә планлаштырылган. Күкбүре, кокпар, милли көрәш төрләре, аркан тартышу һәм стронгмэн буенча ярышлар узачак, шулай ук дөнья халыкларының уеннары күрсәтеләчәк. Программага барлыгы кырыктан артык уен кертелгән. Россия җыелма командасы узган уеннарда өченче урынны яулаган. Быел ил данын 33 төбәк спортчылары яклый. Милли көрәш төрләре димәктән, үзебезнең татар көрәше буенча да ярышлар узачак. Гомумән алганда, Татарстаннан биш дисциплинада 8 спортчы катнаша. Безнең егетләрне көрәш, атларда көрәшү, аттан тәңкә күтәрү, кул көрәше һәм алыш ярышларында күрергә мөмкин булачак.
Безгә нәрсә бирә?
Руслан Гаджиев, Дәүләт Думасы депутаты:
– Күчмә халыкларның уеннары – бердәмлегебезне һәм гореф-гадәтләребезне күрсәтүнең менә дигән ысулы. Евразиядә Көнбатыш һәм Көнчыгыш мәдәниятләре, традицияләре шулкадәр тыгыз үрелгән башка бер ил дә юк. Казан исә бөтен дөньяны җәлеп итү, тартып тору ноктасына әйләнеп бара. Монда чын мәгънәсендә күп полярлы дөньяда мәдәниятара һәм илара диалог төзиләр. Безнең көчебез дә бердәмлектә һәм күп төрлелектә бит.
Марат Бәширов, сәясәтче:
– Безнең илдә бик күп милли ярышлар, бәйрәмнәр уза. Мисал өчен, татар халкының Сабан туенда кабатланмас милли ярышлар уза. Һәм бу бик кызыклы! Күчмә халыкларның уеннары – халыкларны якынайта торган проект ул. Россиядә, гомумән, 186 халык һәм милләт булуын, аларның һәркайсының үз милли ярышлары барлыгын да онытырга ярамый. Киләсе уеннарның Казанда узачагын хуплап кына була. Аларның бик югары дәрәҗәдә үткәреләчәгенә шикләнмим.
Михаил Виноградов, сәясәтче:
– Казан – сәяси һәм символик яктан да, инфраструктурасы буенча да җитди уңышларга ирешкән шәһәр. Бер яктан, бу вакыйга теләсә нинди дәрәҗәдәге халыкара масштаблы чаралар өчен Казанның җитди, куәтле мәйданчык булуын раслый. Икенче яктан, Россия һәм Азия илләре арасында дипломатия өчен мәйданчык та булып тора. Киңрәк мәгънәдә алсак, Көнбатыш белән Көнчыгыш арасында күпер булуын да күрсәтү мөмкин. Казан катнашучылар көткән форматта диалог оештыру өчен абруйлы мәйданчык буларак кабул ителә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез