Газетага язылу

Югалган Россия Героеның хатыны ирендәге сәерлекләр турында сөйләгән

Россия Герое Алексей Асылханов югалган көнне кинәт кенә гадәттәге юлын үзгәрткән. Геройның хатыны Валерия «Российская газета» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.

«Гадәттә Алексей шул бер үк юлдан йөри иде, – дигән газета хәбәрчесенең әңгәмәдәше. – Һәрвакыт үз машинасында».

Әмма 3 апрельдә туганнары андагы сәерлекне күреп алган: ул юлын үзгәртеп кенә калмыйча, үзенекенә түгел, ә чит машинага утырган. Шул вакытта якыннары кемнең автомобиленә утырганын, рулендә кем булганын әлегәчә белми.

«Эзләүләр барышында ниндидер яңа мәгълүматлар пәйда булмады әле. Кире кайтару бәрабәренә акча түләтү буенча да бернинди таләпләр алмадык», – дип билгеләп үткән Валерия.

Исегезгә төшерәбез: Алексей Асылханов 3 апрельдә кинәт кенә югалган. Махсус хәрби операция Герое эшкә дип чыгып киткән (ул Юрга шәһәренең агротехнологияләр һәм сервис техникумында укыт), әмма анда күренмәгән.

Россия Тикшерү комитетының Кузбасс Тикшерү идарәсе Асылхановның югалуы буенча “Үтерү” статьясы нигезендә җинаять эше кузгаткан.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре