Газетага язылу

Казан халкын һәм кунакларын «Каз өмәсе» милли бәйрәменә чакыралар

5 ноябрьдә Казанның тарихи үзәгендә – Иске Татар бистәсендә – халкыбызның борынгыдан килгән гүзәл гореф-гадәте булган «Каз өмәсе» милли бәйрәме гөрләячәк. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу көнне бирегә килүчеләрне күңелле театральләштерелгән тамаша көтә, борынгы гореф-гадәтләребезгә нигезләнеп кышка каз әзерләү ысулы халык күз алдында җанландырылачак, ә барлык теләүчеләр милли татар мичендә пешкән кайнар коймаклардан авыз итә алачак.

«Каз өмәсе» бәйрәме, гадәттә, кышның беренче суыклары төшү белән – күбрәк ноябрь айларында билгеләп үтелә. Ул казларны күмәкләп эшкәртү һәм бергәләп хезмәт итү гореф-гадәтенә нигезләнгән, шуңа күрә дә халкыбызның бай мәдәни мирасының аерылгысыз бер өлеше булып тора, дип белдерә «Иске шәһәр» префектурасының матбугат хезмәте.

Быел әлеге милли тантана Шиһабетдин Мәрҗани урамындагы милли аш-су йортларында һәм аларның ишегалларында оештырылачак.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре