Россия Тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Мария Захарова элегрәк коллектив иминлек килешүе оешмасы илләренең тышкы сәясәт ведомстволары җитәкчеләре тар составта халыкара һәм төбәк куркынычсызлыгы мәсьәләләре, дөньядагы агымдагы вазгыять һәм оешма кысаларында алга таба хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышачаклар дип белдергән иде.
Моннан тыш, Сергей Лавров хезмәттәш-дипломатларга Коллектив иминлек килешүе оешмасында Россия рәислегенең өстенлекләрен гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән инициативалар турында хәбәр итәргә ниятли.
Сергей Лавров Казанга кичә килде, Татарстан башкаласы аэропортында аны гадәттәгечә чәкчәк белән каршы алдылар.
Коллектив иминлек килешүе оешмасы составына алты ил – Әрмәнстан, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан, Россия һәм Таҗикстан керә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез