Газетага язылу

Казанда студентлар белән СВОда катнашучылар арасында телекүпер узды

Бүген Татарстан Хәрби комиссариатында КНИТУ-КАИ студентлары белән махсус хәрби операция зонасында Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итүчеләр арасында телекүпер узды.

Үзәк хәрби округының 15 нче аерым Гвардия Александрия Суворов орденлы мотоукчылар бригадасы хәрбиләре ни өчен фронтка китүләре, хәрби хезмәтнең үзенчәлекләре турында сөйләде. Студентлар, үз чиратында, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде. “Социаль челтәрләрдә һәм төрле чатларда видеороликлар күргәч, пилотсыз гаскәрләрдә хезмәт итү теләге уянды.

Телевизордан дроннар операторларының ни рәвешле дошманның авыр техникасын юк итеп, хәрбиләребезгә ярдәм итүләрен күрдем. Миндә Ватаныбызга җиңүне якынайтырга ярдәм итү теләге туды”, – дип сөйләп үтте Вадим исемле хәрби. Студентлар белән элемтәгә керүчеләр арасында илнең төрле төбәкләреннән, шул исәптән Татарстаннан да хәрбиләр бар иде. Арада, мәсәлән, 22 яшьлек Евгений кебек, фронтта күп кенә бүләкләргә ия булучылар да табылды.

“2024 елның маеннан бирле – СВО зонасында мин. Штурмовик буларак башлап җибәргән идем. Хәзер – пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итәм. Мин – инструктор, ягъни яңа килгән хәрбиләрне дроннардан файдаланырга өйрәтәм. Пилотсыз очкычлар снарядлар белән һөҗүм итү өчен генә түгел, бәлки йөкләр ташу өчен дә кулланыла”, – дип аңлатты егет.

Шуннан соң ул, дрон җибәреп, хәрбиләргә йөк ыргытуын күрсәтте. Телекүпердә катнашучылар заманча хәрби хәрәкәтләр шартларында дарулар һәм азык-төлекнең ничек китерелүен дә үз күзләре белән күрде. КНИТУ-КАИ укытучысы Дмитрий Сәлимгәрәев әйтүенчә,  аның студентлары дроннарны тәүге тапкыр гына күрүе түгел инде. Кемнәрдер контракт буенча хезмәт итәргә дә өлгергән, кайберләре – хәзер уза.

Сессиягә бәйле “урак өсте” башлануга карамастан, студентлар телекүпергә бик теләп килгән. Алар пилотсыз системалар гаскәрләренең перспективалы юнәлеш булып торуы турындагы фикер белән тулысынча килешә. Казанда контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты офицеры Егор Горячев исә, Пилотсыз системалар гаскәрләренә эләгергә теләүчеләргә гарантияләр бирелүен искә төшерде. Әйтик, хәрби хезмәткәр бөтен хезмәт итү чорын нәкъ менә шушы гаскәрләрдә генә уздыра, контракт төгәл вакытка төзелә. Аны бер елга төзегән хәрби, бер елдан соң, һичшиксез, өенә кайтып китәчәк. Әлбәттә, үз теләге белән контрактны озайтырга теләмәсә.  

Исегезгә төшерәбез: Татарстанда Россия Оборона министрлыгы белән контрактка кул куючыларга бер тапкыр 2,9 миллион сум түләнә. Оборона министрлыгыннан – 400 мең сум һәм республикадан – 2,5 миллион сум. Хәзер бик күпләр нәкъ менә пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итүне сайлый.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре