Замана баласының укуга, укытучыга, әти-әнисенә карата мөнәсәбәте ничек? Аларны мәктәпне моннан 20–30 ел элек тәмамлаган яшьләр белән чагыштырып карадык. Карашлар күпкә аерыламы? Уртак сыйфатлар бармы? Z буыны ниләр белән шаккатыра яки аптырата? Бүгенге укучы портретын әти-әни, укытучылар, белгеч белән бергәләп төзедек.
Замана баласы
Рөстәм Фәрхиев, Сарман районының Әтиләр берлеге рәисе, дүрт бала атасы:
– Гомуми караш: Урамга чыкмыйча өйдә генә яталар. Кулларында телефон. Хәрәкәт аз. Ә анысы сәламәтлеккә зыянлы. Баш та начар эшли дигән сүз. Аралашу җитми. Акча һавадан төшә дип уйлыйлар. Телефонда утырып кына акча көрәргә хыялланалар. Аның каравы заманча технологияләрне яхшы беләләр.
Укуга мөнәсәбәт: Мәктәптә хәтта нинди билге алганнарын да белмиләр. Ник укытучы: «Утыр, «2ле» яки «5ле» дип әйтми икән? Өй эше турында әйткән дә юк.
Тәрбия мәсьәләсе: Әти-әнисе, тегесе ярамый, монысы ярамый, дип үстерә. Укытучы сүксә, өйдәгеләр шикаять яза. Укытучыга ихтирам юк. Әти-әнигә дә хөрмәт кими бара. Кулланучылар үстерәбез. Әти-әни баласы хакына барысын да эшләргә тиеш, дип саныйлар.
Илдар Мөбарәкшин, Чирмешән районының Лашман мәктәбе директоры урынбасары, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы:
Гомуми караш: Заман белән бергә атлыйлар. Тик мәгълүмат шаукымы үз фикерләрен әйтергә урын калдырмый. Кемгәдер охшарга тырышалар. Мәктәпне тәмамлаганда, үзләренең нинди һөнәр сайлаячагын да белмиләр. Аннан күз күрер әле, дигән фикер бар.
Укуга мөнәсәбәт: Хәзер укыр өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Тик укуга игътибар кими бара. Интернет, телефон игътибарны читкә юнәлтә.
Тәрбия: Төрле укучы бар. Тәрбияләп булганы да, булмаганы да. Бу мәсьәлә күбрәк гаиләдән тора. Анда ничек өйрәтәләр, тормышта шулай дәвам итәләр. Әти-әни канаты астына сыену бар: гомер буе шулай барыр дип уйлыйлар.
Узган гасыр баласы
Рөстәм Фәрхиев:
Гомуми караш: Урамнан кайтып керми идек. Нинди генә уеннар уйнамадык. Аралашырга яраттык. Ярдәмчел, бер-беребезгә булышырга әзер идек.
Укуга мөнәсәбәт: Тырышып укыдык. Өй эшен көндәлеккә язып, үзебез эшли идек.
Тәрбия мәсьәләсе: Без үскәндә, авылның теге очындагы абзый да тәрбияли иде. Хәзер алай эшләсәң, әти-әнисе, ник син баламны сүгәсең, диячәк. Элек укытучыңны хурласаң, каеш эләгә иде. Әти-әнинең күзенә генә карап тордык.
Илдар Мөбарәкшин:
Гомуми караш: Төпле фикерле. Үзенә нәрсә кирәген, кыйбласын яхшы белә. Булганына риза. Укытучы кушканның барысын да үти.
Укуга мөнәсәбәт: Шартлар чамалы булса да, тырышып укыдык. Әти-әни йөзенә кызыллык китермәдек. Ул чакта да яхшы укыганы һәм калышканы булды. Билге түгел, белем алу мөһим иде. Һөнәрне әти-әни кушкан өчен генә сайламадык. Аны тормыш алып бару өчен кирәк дип санадык.
Тәрбия мәсьәләсе: Барысын да үзебез белеп эшләдек. Олыны – олы, кечене кече итә белдек. Рәхмәтне дә күп әйттек, бер кеше белән кат-кат исәнләшә идек.
Мөнәсәбәт
Рәис Шәйхелисламов, КФУның Психология һәм мәгариф институты профессоры:
– Израиль психологы Реувен Фейерштейнның әлеге темага карата эзләнүләре бар. Ул, балаларның элеккегесе белән хәзергесен чагыштырганда, аерма зур, ди. Замана баласының фикер йөртүен гаджет, интернет томалый. Ун ел элек тә шулай иде. Ә егерме ел алай түгел иде әле. Советлар Союзы белән чагыштырганда, аерма күренә. Соңгы 10–20 ел белән чагыштырсак, охшашлыклар күп, дип әйтеп булмый. Әти-әниләр эштән арып, борчылып кайта. Ул балаларның кәефенә, укуына күчә. Ә советлар чорында ышаныч та бар, хезмәт хакы да тотрыклы иде. Кызганыч, хәзер аерылышулар күп. Балаларын ялгыз үстерүче әниләр арта бара. Бу да бала психологиясенә йогынты ясый. Укытучыларның эше артты, укучыга игътибары җитеп бетми. Дәрестән соң алып калып өйрәтү дигән нәрсә үткәндә калды. Укытучылар кытлыгы да сизелә. Балалар тиз ышана. Мошенниклардан еш алдана башлады. Ун ел элек алай түгел иде. Z буыны кайбер яклар буенча бездән башлырак. Күп нәрсәне яхшырак аңлыйлар. Компьютерда эшләгәндә бик тиз фикер йөртәләр. Зумерларның баш мие бөтенләй башкача эшли. Ясалма фәһем белән дә эшли башладылар. Ләкин таякның ике башы бар. Заманча технологияләрне йә эшкә җигәсең, йә аның колына әйләнүең бар. Шуңа күрә мәктәпләрдә ясалма фәһемне дөрес итеп кулланырга өйрәтергә кирәк. Укуга мөнәсәбәт тә аерыла. Өй эшен хәзер ясалма фәһем эшләп бирә. Укытучы да андый биремнәр бирмәскә өйрәнеп килә. Балалар кешелек сыйфатын югалтмый. Тәрбиялеләре күбрәк, әмма тәрбия җитмәгәннәре дә арта бара. Күбесе үз шөгылен табарга тырыша. Китап уку кимеде. Шуны аңларга кирәк: матур әдәбият аша аң да, тәрбия дә керә.
Чулпан Галиәхмәтова, журналист, ике бала әнисе:
– Кеше үзгәрми, заман гына үзгәрә, – дисәләр дә, заман белән бергә үзгәрүебезне күрәбез. Бу хәтта балаларда ук сизелә – мәктәп укучыларыннан ук. Моннан 20 ел элек үзебез укыганда нинди идек тә хәзер балаларыбыз нинди? Бәлки асылы бердер, әмма мөнәсәбәтләр, карашлар – җир белән күк арасы. «Хәзер балалар явызрак», – диләр. Килешмим. Буллинг дигән нәрсә мәктәпләрдә элек тә бар иде. Аны белер өчен интернет, камералы телефоннар юк иде, мәктәптәгесен өйгә кайтып сөйләү юк иде. Без аны «буллинг» дип кабул итмәгәнбез дә. Камил җәмгыять төзергә юл алган Советлар Союзында «Чучело» дигән кино төшерелмәгән булыр иде. Һәм, гомумән, хәзерге балалар, дип тәнкыйтьләп утыру дөрес тә түгел. Балаларның нинди булуы – гаиләдәге тәрбия нәтиҗәсе. Аның тәрбиясенә җәмгыять тә, мәктәп тә әти-әни кебек йогынты ясый алмый. Балаң – җәмгыятьтәге синең кечкенә көзгең ул. Балаларны кечкенәдән «көндәшлеккә сәләтле булсын» дип үстерәбез. Ә кемнәр белән көндәш соң алар? Үзеннән берничә сыйныф югары укыган укучылар белән түгел, әлбәттә, сыйныфташлары белән! Алар бер-берсенә дус итеп түгел, ә көндәш итеп карый. Бөтен дөньяны камап алган рейтинг системасы балалар арасында да бит хәзер. Электрон көндәлектән көн саен карап торалар: класста ничәнче урында, кемнәр – алда, кемнәр – артта. Ярышканда дуслык булмый, партнерлар гына була. Без балалар мөнәсәбәтендә дә «партнерлар» төшенчәсен кертәбез шул рәвешле. Әмма хәзерге балаларның акыллырак, горизонтлары киңрәк булуына һич шигем юк. Бу – шул көндәшлеккә сәләтле кешеләр тәрбияләүнең бер уңай нәтиҗәсе, мөгаен. Хәзерге мотивацияле укучылар үзләренә нәрсә кирәген бик төгәл белә һәм бу максатларына бара белә. Әлбәттә, ул яктан мин алардан көнләшәм дә. Әмма коры исәп-хисапта, гадәттәгечә, хисләргә урын калмый. Ә хис – кешене кешелекле итә торган инструмент. Хәзер мәктәптә укыганда беренче мәхәббәт, шигырьләр язу күренешләре юк исәбендә, чөнки аларның моңа вакытлары да, энергияләре дә җитми кебек. Ә бездә ул башкача иде: хыялый хәйрүшләр идек.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез