Гадәттә, әби-бабайлар балаларны, телефонда вакытыгызны бушка уздырасыз, дип сүгәргә ярата. Башкаладагы Рәмиев исемендәге IT-паркка җыелган өлкәннәр исә андыйлардан түгел. Алар бирегә белемнәрен сынарга, яңа белемнәр тупларга килгән. Ярышны икегә бүлгәннәр. «Хикмәт» дип аталганында әби-бабайлар үзләре генә чыгыш ясый. «Буыннар бәйләнеше»ндә оныклары белән бергә ярышалар.
– Күп еллар мәктәп директоры булдым, мәгариф бүлегендә дә хезмәт куйдым. Пенсиягә күптән чыктым инде. Оныклар тәрбияләргә булыштым. Хәзер буш вакыт күп. Узган ел ирем әлеге ярышта катнашкан инде. Быел мине дә үгетләде. Икәүләшеп килдек, – ди Теләчедән 68 яшьлек Эльмира Хәмисова. – Өйдәге ноутбугым иске, монда компьютер башкачарак. Шуңа күрә бераз борчылып торам. Укытучы булгач, компьютерны белүдә кыенлык юк анысы. Әмма программалар үзгәреп тора. Шуңа күрә барысын да аңлап бетерергә кирәк. Иң мөһиме – оятка калмаска. Мондый проектлар дөньядан, яшьләрдән артта калмас өчен кирәк.
Укытучылар күп булып чыкты әле монда. Гөлфирә Бикчурова Чүпрәле районының Зур Чынлы мәктәбендә математика укыта. Ярышта беренче тапкыр гына катнашуы.
– Бик күп өйрәнергә туры килде. Мәгълүмати технологияләрне дә белү, финанс грамоталылыгы да кирәк, – ди 55 яшьлек Гөлфирә ханым.
Мамадыш районының пенсионерлар берләшмәсе җитәкчесе Вәсимә апа Имамова моңарчы бәйгеләргә ияртеп йөрүче булса, быел үзенең дә белемен сынап карарга булган. Дөресрәге, катнашучыларның ниләр кичергәнен беләсе килгән. Компьютерны беләм дип мактана алмый.
– Мондый ярышлар әби-бабайларга авыррак. Яшьләр күбрәк белә. Әмма чемпионат яшьләр белән олыларны бәйләп тора. Әйтик, безнең районнан Садыйковлар гаиләсе дә катнаша. Әби-бабай һәм онык, – ди заманасында тренер булып эшләгән Вәсимә апа.
Татарстан хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова белдергәнчә, чемпионат Казанда икенче мәртәбә уза. Былтыр анда 115 кеше катнашса, быел республиканың барлык район һәм шәһәрләреннән 180 кеше компьютер белемнәрен сынарга килгән. Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева ярышта үз көчләрен сынаучы, СВОда катнашучы егетләргә аерым рәхмәтен белдерде. Иң яшь катнашучыларга тукталып, без – өлкәннәргә яңа технологияләрне өйрәнгәндә сезнең ярдәм кирәк, диде.
СВО ветераны, Яшел Үзән егете Динар Имамиев киберкуркынычсызлык буенча курсларда укый икән.
– Белгечлегем буенча пешекче мин. Ерак Көнчыгышта хезмәт иттем. 2022 елның февралендә СВОга киткән идем. Ике тапкыр яраландым. Шөкер, дәвасы табылды, – ди 24 яшьлек Динар.
Катнашучылар арасында хезмәттәшләребезне дә очраттык. Марат Бариев Кукмара район газетасы редакциясендә эшләгән.
– Җиңелме, авырмы икәнен катнашмыйча әйтеп булмый. Эшем моңа кадәр компьютерга бәйле булса да, бу ярыш яңа белемнәр сорый. Дөньядан артта каласы килми. Барысын да беләсе килә. Буш вакытымда балыкка йөрим, бакчачылык белән шөгыльләнәм, – ди ул.
«Безнең Чирмешән» газетасы журналисты Гөлсирә Шәрифуллинаның да кәефләре шәп.
– «Буыннар бәйләнеше» ярышында катнашам. Шуңа күрә быел 5 нче сыйныфны тәмамлаган оныгым Азамат белән килдем. Ул түгел, әлегә аны үзем өйрәтәм. Белемем җитә. Үземне алдынгы карашлы дип саныйм. Бүген журналисттан бик күп нәрсә таләп ителә. Ясалма фәһем белән дә эшлибез, заманча журналист компьютерны да белергә тиеш, – ди ул. – Мондый проектлар моңа кадәр юк иде. Ике буынны берләштерү өчен бик әйбәт булды әле. Яшьләр проблемасын да аңларга ярдәм итә. Яшь буын телефонда күп утыра анысы. Бераз читләштерәсе иде. Бәлкем, уеннар уйнаганчы, вакытларын шундый файдалы эшләргә юнәтә башларлар.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Без бергә” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез