Газетага язылу

Кырмыскадан ничек котылырга? Укучыбыз киңәше

Бу бөҗәк лимон исен яратмый.

Шуны истә тотып, аны түтәлдән куу өчен, лимон согы белән су катнашмасын кулланырга мөмкин. Катнашманы кырмыска күренгән урыннарга бөркергә кирәк.

Бөтнек һәм мелисса да бакчадагы «чакырылмаган кунак»тан котылырга ярдәм итә. Яфракларын кул белән йомшартып-уып, кырмыскалы урыннарга куйсаң, бөҗәкләр юкка чыгачак.

Әлфия Низамиева. Казан

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре