Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин укытучыларның республика август киңәшмәсендә илдә тарих белеме бирү концепциясе раслануын әйтте.
– 2028 елдан 9 нчы сыйныф укучыларының рус теленнән әңгәмәдән тыш, тарихтан телдән имтихан тапшыруы көтелә. Әлеге үзгәрешләрне тәэмин итү өчен, тарих һәм җәмгыять белеме буенча бердәм дәреслекләр сатып алынган, – диде Илсур Һадиуллин, аның эчтәлеген аңлатып.
Министр белдергәнчә, тарих укыту буенча төбәк компонентының эчтәлеге дә үзгәргән. Татарстан Фәннәр академиясе һәм Казан федераль университеты авторлык коллективының «Төбәк тарихы» укыту-методик комплекты илдә иң яхшыларның берсе дип табылган.
– Үзгәрешләр инде узган уку елыннан ук башланды. «Безнең төбәк тарихы» дәресләрен бөтенләй үк яңа нәрсә дип әйтеп булмый. Без былтыр 5–7 нче сыйныфлар өчен дәреслекләр эшләдек. Аның дәвамы көтелми. Ни өчен дигәндә, бу инде 5–7 нче сыйныфлар өчен тәмамланган курс булып санала. Анда борынгы чордан бүгенгегә кадәрге барлык чорлар да керә, – диде Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры урынбасары Марат Гыйбатдинов.
Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының сайтында җәмгыять белеменә бәйле яңалык та урнаштырылган. Анда быел укучыларның җәмгыять белемен яңартылган укыту программасы буенча өйрәнә башлаячагы әйтелгән. 9–10 нчы сыйныфлар өчен бердәм дәреслекләр инде әзерләнгән, яңа уку елы башында мәктәпләргә кайтарылачак. 11 нче сыйныф укучылары исә яңа дәреслекләргә 2027 елның 1 сентябреннән күчәчәк. Укытуның яңартылган моделенә күчү этаплап башкарылачак.
Татарстан Мәгарифне үстерү институтының Заманча мәгариф технологияләре һәм мәгариф эчтәлеген проектлау кафедрасы доценты Дмитрий Улбутовтан мәктәпләрдә тарих, җәмгыять белеме дәресләренең ничек укытылачагы турында сораштык.
– Бердәм дәреслекләр, бердәм программалар күптән үзгәрде инде. Тарихтан бердәм дәреслекләр булдырылды, хәзер җәмгыять белеменнән чыгарыла. Чиратта – география, табигать фәннәре. Бу инде – тренд, – ди Дмитрий Улбатов. – Быел 5 нче сыйныфтан «Россиянең рухи-әхлакый культурасы» курсы кертелә башлый. Ул яңа уку елының икенче яртыеллыгыннан башлана, 5–7 нче сыйныфларга атнага бер дәрес каралган.
Мәктәпләрдә тарих фәне ничек укытыла? Дәресләр саны җитәме?
– Тарих дәресе өч курсны берләштерә. Болар – «Россия тарихы», «Гомуми тарих» һәм «Безнең төбәк тарихы». Моннан тыш, әле өстәмә мәктәп компоненты да бар. Аны төрле мәктәп төрле күләмдә өйрәнә. Тарих, җәмгыять белеменнән бердәм программалар беренче тапкыр 2021 елда барлыкка килде. Тарихтан бердәм федераль дәреслек исә узган ел булдырылды. Башта 10–11 нче, аннан 5–9 нчы сыйныфлар өчен.
2025 елның 1 сентябреннән җәмгыять белемен 8–11 нче сыйныф укучылары өйрәнсә, 2026 елның 1 сентябреннән бу фән бары тик 9–11 нче сыйныфларның расписаниесендә генә булачак.
Белгеч әйтүенчә, җәмгыять белеме дәресләре кыскартыла. Ул совет заманындагы кебек 9–11 нче сыйныфларда гына кала. Атнага бер дәрес дигән сүз бу. Шул ук вакытта профильле сыйныфлар саклана. Бушаган дәресләрне исә тарихка өстәячәкләр. Атнага күп дигәндә 3 сәгать тарих дәресе керәчәк. «Бу җитә дип уйлыйм», – ди ул. 2027/2028 уку елыннан тарихтан телдән әңгәмә көтелә. Бу инде имтиханнарга кертү өчен кирәк.
Менделеевск районындагы Камай мәктәбенең тарих укытучысы Айрат Миңнәхмәтов бердәм дәреслек булуын хуплый, әмма аның балалар өчен катлаулырак икәнен әйтә.
– Безгә хәзер Мединский дәреслекләре белән укытырга кушалар. Әмма китаплар җитеп бетми. Бу – 5–8 нче сыйныфка кадәрге бердәм әсбап. Элек тарихтан 77 әр дәреслек саналса, хәзер бердәм булуы укытучылар өчен бик әйбәт. Эш программасы бирелгән, әллә кайдан мәгълүмат эзлисе юк. Әмма укучылар өчен эчтәлеге катлаулырак. Тарих атнага 3, ә 9 нчы сыйныфта 2 дәрес керә. Алда тарихтан мәҗбүри имтихан көтелүе куркыта, әлбәттә. Күп укучыга тарих авыр бирелә, – ди ул.
Курсның гомуми күләме дә үзгәргән. Элек 6–9 нчы һәм 10–11 нче сыйныфларда җәмгыять белеменә барлыгы 272 сәгать бирелгән булса, яңа программада 9 нчы сыйныфта – 34 сәгать, ә 10–11 нче сыйныфларда 102 сәгать күздә тотылган.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез