Газетага язылу

«Мал асрауның ни кызыгы бар?»: сөт бәяләре төшү дәвам итә

«Мал асрауның ни кызыгы бар?»: сөт бәяләре төшү дәвам итә

Хуҗалыклардан җыела торган сөт бәяләре төшү дәвам итә. Ел башындагы шикелле бер айда 2–3 сумга ук кимемәсә дә, айдан-айга акча янчыгы такырая бара. Халыкның кәефе дә төшкәннән-төшә. Сыерларын киметүчеләр, бөтенләй бетерүчеләр дә бар. Шул ук вакытта сөтләрен эшкәртеп сата башлаган кешеләр дә арта. Мәшәкате күп булса да, малны бушка тоткан ише түгел, ди андыйлар.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы китергән мәгълүматлар буенча, әлеге вакытта шәхси хуҗалыклардан җыела торган сөтнең уртача бәясе 28,53 сумны тәшкил итә. Иң түбән хак – Буа районында. Монда уртача 24,50 сум түлиләр. Башкалар белән чагыштырганда, Түбән Кама (37,21 сум) һәм Алексеевск районнарында (35,83 сум) хаклар бераз югарырак. Сөт бәяләре турында әледән-әле белешеп торабыз, шуңа күрә чагыштырып язу мөмкинлеге дә бар. Әйтик, гыйнвар башында шәхси хуҗалыклардан җыела торган сөтнең уртача бәясе 32,89 сум иде. Ул вакытта иң түбән хак Алабуга һәм Арча районнарында (28 сум) булды. Иң югары бәяне Алексеевск (39,82 сум) һәм Яңа Чишмә районнарында (36,50 сум) түләделәр. 

Әлеге вакытта иң зур үзгәреш – Буа районында. Монда ел башы белән чагыштырганда 9 сумга аерма булса, узган айга карата – 6 сум. 

– Төп сәбәпләрен аерып кына әйтә дә алмыйм, чөнки монда тулаем базардагы вазгыятьтән тора. Сөт ризыкларына ихтыяҗ юк, диләр. Трейдерлар берсеннән күреп икенчесе төшерәме... Әйтә алмыйм, – ди районның авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ранис Габитов. – Кешеләрнең кәефләренә килгәндә, аларны хәзер андый яңалыклар белән генә гаҗәпләндереп булмый шикелле. Авыл халкыннан да сабыррак, аннан да басынкырак кеше юктыр ул. Зарланучылар, «сыерны бүген сатып җибәрер идем» дип уйлаучылар да бардыр бәлки. Тик безнең район

Чуашстанга якын булгач, әлегә терлеген сата да, сатып та ала алмыйлар. 

Азнакай районында уртача сөт бәясе – 26,70 сум. Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Рамил Исламов әйтүенчә, районда сөт хаклары узган ел да республикадагыдан бераз түбәнрәк булган. 

– Былтыр бу вакытта сөт бәясе 34,57 сум иде. Быел – 27,70 сум. Бәяләрнең кайчанга кадәр төшәсе билгесез. Складларда сөт ризыклары тулып ята, диләр. Әле заводлар сөтеңне алганга рәхмәт әйтерсең. Читтән дә күп кертелә, шуңа күрә кибеттә ризыкка кытлык юк. Шәхси хуҗалыкларда терлек саннарын киметүчеләр әллә ни күренми. Ә менә эре хуҗалыклар арасында билләрен кыса төшүчеләр бар. Азрак сөт бирә торган сыерларны бетерү турында уйланалар, рационнарны кабаттан карап чыктылар. Сата торган кешегә ашлыгы да арзан бит аның, – ди Рамил Исламов. 

Кукмара районының Каенлык авылында яшәүче Лилия һәм Фәрит Мусиннар бүген алты сыер сава. Соңгы айда сөт өчен 26 сумнан түләгәннәр. 

– Без ай саен, сыерларның ташлануына карап, 80–100 литр сөт тапшырабыз. Узган ел бу чорда 36–37 сум тирәсе түләгәннәр иде, дип истә калган. Быелның гыйнварында 29 сумнан бирделәр. 26 сум аз инде. Ел башындагы бәя белән хәзергесен исәпләп карасак, ай саен кулга 15–20 мең сум акча керми, дигән сүз. Әле бит хәзер азык запаслары да бетеп килә. Кабаттан ала торган чак. Бу араларда гына арпаның килосын 13 сумнан алдык. Күрше авыллардан сөтне «Вахит» хуҗалыгы җыя. Алар 29 сум түләгән, диделәр. Дөресен генә әйткәндә, халык аптырашта. Сүз саен: «Малларны киметмичә, бетермичә булмас. Мал асрауның ни кызыгы бар? Сөт бәясе һаман кими бит», – диләр. Күпчелек кеше терлек азыгын сатып ала. Үз җире булганнар өчен файдасы юк. Ягулык бәясе бик кыйммәт, – диде Лилия Мусина. 

Зарланып кына да эш бармый. Кемдер малын пычак астына җибәргәндә, кемдер башка чыгу юлларын эзләп карый. Мәсәлән, Балтач районының Кариле авылында яшәүче Рәхилә Зәйнуллина сөт бәяләре төшүгә, аларны эшкәртеп сата башлаган. 

– Бүген биш сыер савабыз, тик дүрткә калдырырбыз, дип торабыз. Авылдашларыбыз малларын бетерә башлады. Бер гаилә сигез сыер тота иде, берсен дә калдырмаганнар. Бүген абзарлары буп-буш, – ди хуҗабикә. – Үзебез моңа кадәр дә каймак сата торган идек. Октябрьдә мәшәкатьләребез артты да эшкәртми башладык. Хәзер эшләмичә булмый, шул кадәр хезмәт бушка киткән шикелле бит. Сөткә бәя төште, ашатырга кыйммәт. Шуңа күрә каймагын да аертабыз, маен да язабыз, эремчеген дә төшерәбез. Ләкин бөтен кешенең дә саулыгы, көче булмаска мөмкин бит, чөнки аның мәшәкате күп. Без сөтне «Татарстан» хуҗалыгы аша тапшырабыз, авылга килеп җыеп йөрүчеләргә караганда 1–1,5 сумга күбрәк түлиләр. Февраль өчен акчаны 28,50 сумнан бирде. 10 литр сөт – 285 сум. Әгәр эшкәртәсең икән, 700 грамм каймак, 1,5 кило эремчек чыга. Акчасы да күбрәк. Кибеттә начар сатыла дисәләр дә, бездән ризыкларны бик яратып алалар. Көндәлек сөт бетеп бара. 3 литрын 200 сумнан сатабыз.

Кайбер районнарда уртача сөт бәяләре (сумнарда)

Әгерҗе – 26 сум
Аксубай – 31,06
Актаныш – 26,24
Әлмәт – 34,50
Апас – 28,90
Арча – 27
Балтач – 27 
Чүпрәле – 32,60 
Зәй – 29,60 
Кама Тамагы – 33,51
Кукмара – 29
Мамадыш – 27,50
Минзәлә – 25,80 
Питрәч – 30,86
Саба – 27,67
Тәтеш – 26,60
Чистай – 29,67 
Ютазы – 28 сум 

(Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча) 
 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре