Ильмираның бер язылучысы социаль челтәрләрдә бу хәлнең видеосы белән уртаклашкан.
– Тавышының кемнекенә охшаш булуын һич аңламыйм – кайсыдыр артистныкын хәтерләтә. Йөз процентка Нәгыймованың. Карале син аның ничек туры килеп торуын! Бу тавыкның чыннан да моңы бар. Моң булгач, берни эшләтеп булмый, - дип көлә Яруллин сәхнәдә зур экрандагы тавык сурәте янында.
Югыйсә Ильмира Нәгыймова әле декабрь аенда гына Марат Яруллинны үзенең таянычы дип атаган, алар якыннан аралашкан, шулай ук дуэт белән җырлаган иде. Артистка бу хәлгә карата бернинди дә фикерен әйтмәгән. Әмма аның талантына мөкиббән китүчеләрнең Маратка бик нык ачулары кабарган.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез