Газетага язылу

Марат Кәбиров: «Ни зыяны бар театр исемендәге «татар» сүзенең?»

Соңгы арада җәмәгатьчелек Татар опера һәм балет театры исеменнән «татар» сүзен алып ташлауны тәкъдим иткән түрәгә бәйле рәвештә шау-гөр килешеп алды. Бу театрга якын торган кеше булмагач, мин фикеремне белдермәдем инде. Либреттолар язучы шагыйрьләр, композиторлар өлешенә керергә җөрьәт итмәдем.

Марат Кәбиров: «Ни зыяны бар театр исемендәге «татар» сүзенең?»

Алар дәшмәде бугай, әмма бу күренешкә каршы мәкаләләр, интернет постлары гына түгел, ә бәетләр, мөнәҗәтләр дә язып бетерделәр, хәтта бәддога укучылар да табылды. Үзенә күрә халык хөкеме бит инде бу. Һәм мин дә кызыксынып киттем.

 

«Татар» сүзен алып ташларга тәкъдим итүче түрә шул театрда кырык биш ел җитәкче булып эшли икән. Кырык биш ел! Шундый уйлар белән җитәкчелек иткән кеше татар әсәрләрен алга алып торамы инде? Кирәкме аңа татар милләте, мәдәнияте? Беренче уйлар шундыйрак булса да, алар бик нигезсез кебек тоелды. Әгәр үз эшен белми, милли мәдәниятне сөйми торган кеше булса, шул гомер директор итеп тотмаслар иде. Аннан соң 45 ел ул сан гына да түгел әле. Бу бит Совет чорына да, аннан соңгы болганчык дәвергә дә, безнең сикәлтәле заманга да ярый белгән җитәкче булып чыга. Мондыйны табу бик җиңел түгелдер.

 

Шундый сыгылмалы җитәкчеләр авызыннан чыккан сәер фикер гаҗәпләндермиме? Шым гына боргаланып шуышкан еланның, кинәт күсәккә әйләнеп, кемнедер тукмый башлавы шикеллерәк. «Ник бу дәрәҗәдә саксызлык күрсәткән?» – дигән сорау туа. Ни сәбәпле елгырлыгын җуйган?

 

Югыйсә бу мәсьәләне күтәреп чыгарлык сәбәпләре дә юк бит. Әгәр репертуар сайлау иреге берни белән дә чикләнмәгән һәм нинди телдә телиләр, шул телдә спектакль куялар икән, ни зыяны бар театр исемендәге «татар» сүзенең?

 

Әйе, анда татарча тамашалар бик еш куелмый икән, тик бу бит бернинди чикләүләргә бәйле түгел, бу бары тик җитәкчелекнең үзеннән тора. Бүген куярлык әсәр юк икән, заказ бир шагыйрьләр һәм композиторларга, һичьюгы тәрҗемә иттер. Монысын мин: «Анда татарча әсәрләр барыбер аз куела, шуңа «татар опера театры» дип атауның мәгънәсе юк», – дип аклану мөмкинлеген күз уңында тотып әйтәм.

 

Әгәр нәрсәдер мантыйкка сыймый торган булып тоела икән, димәк, без барысын да белеп бетермибез. Димәк, мәсьәлә аз гына тирәндәрәк ята. Хәер, бездә андыйрак тәкъдимнәр әледән-әле булып тора. Кайсы эрерәк, кайсы ваграк. Кайсыларына күз йомып калабыз, кайсыларына каршы әйтергә куркабыз. Ләкин хәтергә уелып калырдайлары да җитәрлек. Исегездә булса, бер мәлне мәктәпләрдән милли атрибутларны җую турында сүзләр йөрде. Моны дини киемнәргә бәйләп аңлатырга тырыштылар. Тик шулай башланган эш башта мәктәпләрдән милли традицияләребезгә, тарихыбызга, мәдәниятебезгә кагылышлы нәрсәләрне чыгарып түкте, аннан соң татар теле һәм әдәбияты дәресләрен, шушы фәннәрне укытучы югары белемле мөгаллимнәрне... Һәм боларның барысы да диярлек татарларның үз кулы белән эшләнде. Кемдер мантыйкка сыешсыз булып тоелган фикерне ачыктан-ачык игълан итте, икенчесе хуплады, я өнсез генә кире какты, теләмичә ризалашты һәм шул ыгы-зыгы арасында каршы килүчеләрне дә ишетми калдылар. Бер төркем ата-аналар үз балаларын үз телләрендә укытмау өчен көрәшеп ятты. Хәтсез вакыт узды менә, хәзер ул ата-аналарның хәлен белешергә дә мөмкиндер. Балаларыгыз ничек соң? Әллә кем булдылармы? Югарыда телгә алынган иптәшнең гаебен үзегезнекеннән дә хәтәррәк дип уйламыйсыздыр бит?

 

Ә милли кыйммәтләргә кагылышлы нәрсәләрне сакларга кирәк. Хәтта бик кечкенә булып тоелганын да. Чөнки зур югалтулар кечкенә отылулардан башлана. Бөркет алдына сарык китереп куясың икән, ул аны крокодил кебек кабып йотмый, аз-азлап кына чукый. Тик беткәнче чукый.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре