Газетага язылу

Премьерадан соң: «Әйе, комедия инде ул, тик трагедия дә куеп була»

Бу пьесага башка режиссерлар да игътибар итәр әле, чөнки әсәрдә көн кадагына суга торган проблемалардан тыш мәңгелек темалар турында да сүз бара.

Премьерадан соң: «Әйе, комедия инде ул, тик трагедия дә куеп була»

Мондый уңай бәяләр Равил Сабырның «Өлешеңә тигән көмешең» комедиясенең Оренбургтагы премьерасыннан соң шактый күп яңгырады. Хислерәк тамашачылар спектакльне, артистларны күккә чөя-чөя мактады хәтта. Тик шул ук вакытта: «Еларга кирәк бу очракта!» – диючеләр дә табылды. Ни өчен икәне – безнең мәкаләдә.

Мендәр астына ник балта саласы?

Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург татар дәүләт драма театрында 9–10 октябрьдә Равил Сабыр пьесасы буенча режиссер Нәфисә Исмәгыйлева куйган «Өлешеңә тигән көмешең» комедиясе премьерасы шаулап узды. Тамаша тәүге мәртәбә уйналган көнне автор үзе дә театрда иде. Залда утыручыларның алкышларына күмелеп ул сәхнәгә менде һәм үзенең рәхмәт сүзләрен җиткерде:

– Иң зур рәхмәтемне тамашачыларга әйтәсем килә. Сез шундый садә, ихлас күңел белән карап утырдыгыз, геройлар белән бергә борчылдыгыз да, шул ук вакытта йөзләрегездән риясыз нур балкыган кебек булды, артистларга кул чабып көч биреп тордыгыз. Беләсезме, мин бу пьесаны бик җиңел генә, бик яратып язган идем, бүген дә сезнең белән бергә рәхәтләнеп көлә-көлә карап утырдым. Спектакльне сәхнәгә чыгаруга хезмәте кергән һәркемгә – режиссерга, артистларга, композиторга, рәссамга, ут куючыларга, һәммәгезгә дә чиксез зур рәхмәтемне белдерәсем килә, – диде Равил Сабыр.

Сюжет белән кыскача гына таныштырып узыйк. Сабан туе батыры Кәрим – Маһиҗановлар нәселенең соңгы вәкиле. Иркәгә өйләнгәндә ул биш малай үстерү турында хыяллана. Тик булачак хәләл җефетенең әнисе Зәйтүнә туй алдыннан: «Бездә хатыннар кызлар гына таба», – дип кисәтә. Чыннан да, бер-бер артлы кызлар туа башлагач, Кәримгә ярдәмгә күрше Галимәрдән карт килә. Ул малай алып кайтуның әллә нинди ысулларын белә икән: Иркәнең уң ягында башыңа бүрек, аягыңа киез итек киеп йокларга кирәк, мендәр астында балта ятарга тиеш һ.б. Ә яшь чактан ук Кәримгә гашыйк Гөлшат аңа ун малай табарга да риза...

Тагын карар идемме? Һичшиксез!

Оренбург татар драмтеатрының «ВК»дагы төркемендә тамашачыларның берсе, Марат Дулкин исемлесе (төп эше медицинага бәйле, күрәсең), кайбер театр тәнкыйтьчеләрен дә уздырып, болай дип язган. (Русчадан тәрҗемә.)

«Камил, аңлаешлы спектакль килеп чыккан. Көләрлек тә, уйланырлык та урыннары җитәрлек. Земфира Рәхмәтуллина (Гөлшат ролендә) уены шаккаткыч! Ярсуланып, өзгәләнеп, йөрәккә тиярлек итеп уйный. Мимика, тавыш, актрисаның бөтен барлыгы образны ачып бирүгә хезмәт итә. Бу шундук күзгә ташлана, тамашачы бу образны җаны-тәне белән тоя.

Рамил Солтанов герое (Галимәрдән карт) – бер яктан көлкеле булса, икенче яктан коточкыч ялгызлыкның җанлы гәүдәләнеше. Элиза Яхина героинясы (Иркә) җиңел, нәфис, нәзакәтле. Рамис Яһудинның бабаеның (Нурибәк) олы яшьтә икәненә дә, сколиоз, остеопороз белән интеккәненә дә берсүзсез ышанасың. Алия Салпикова (Бибинур) буран эчендә бии торган вакытны күрсәтә алды.

Рәзифә Хәйруллинадан бу кичтә шундый көчле уңай энергия ташып тора иде! Төрттереп сөйләшүләре, интонациясе, мимикасы – аның Зәйтүнәсен 100 ел беләсеңдер кебек. Руслан Асяев та Кәрим ролендә менә дигән итеп уйнады. Артур Хәбибуллин, гел китап укып йөрүче, шул ук вакытта сөйгән кызы Гөлшатка килеп эндәшергә кыймаган образны осталарча ачты.

Бу комедияне сәхнәгә куючыларның барысына да – афәрин! Тагын бер килеп карар идеңме, дисәгез – һичшиксез! Берсүзсез!»

Сүз уңаеннан, спектакльнең рәссамы – Сәлимә Әскәрова, музыкаль бизәлеш – Динә Закирова (ТРның атказанган артисты, М. Җәлил исемендәге премия лауреаты), хореограф – Элиза Яхина (ТРның атказанган артисты).

Кискен сорауларны йомшак итеп күрсәтә

Пьеса язылу тарихы турында да берничә сүз әйтү урынлы булыр. Равил Сабыр аны Әлмәттә былтыр узган Заманча драматургия семинар-лабораториясе барышында иҗат иткән. Оригиналдагы исеме – «Соңгы Маһиҗан, яки Өлешеңә тигән көмешең». Әсәр финалга узып, җиңүчеләрнең берсе дип табылды, ә Туймазы татар драма театры пьеса нигезендә әзерләгән эскизын тамашачылар соравы буенча «Соңгы Маһиҗан» исемле тулы канлы спектакль итеп чыгарды. «Ватаным Татарстан»да бу турыда тулырак укырга була.

Гадәттә бер театрда куелган пьесаны икенчесенә алырга бик ашыкмыйлар. Ни өчен соң бу очракта моңа игътибар бирмәгәннәр? Әлеге сорауны без Оренбург татар драмтеатрының иҗат коллективы җитәкчесе Нияз Игъламовка бирдек. Шунысын да искәртик, бу комедия – ул Оренбургка эшкә килгәннән соң сәхнәгә менгән беренче премьера.

– Хәзер театрлар мондый нәрсәләргә әллә ни артык игътибар итмиләр инде, – диде ул. – Мәсәлән, бер үк шәһәрдә ике яки өч театрда шул бер үк «Гамлет» барырга мөмкин. Бу очракта да бернинди куркыныч та, конкуренция дә юк. Үзегез уйлап карагыз: кая Туймазы да, кая Оренбург. Ике театрда да бу комедиягә халык бик рәхәтләнеп йөрер дип уйлыйм. Хәзер бит тамашачының да зәвыгы артты, алар киресенчә кызыксынып, бу театрда пьесаны кайсы яктан күбрәк ачтылар икән, нинди интерпретация бирделәр икән, дип махсус килеп карыйлар, чагыштыралар.

Ни өчен нәкъ менә шушы әсәрне куярга булдыгыз, дигән сорауга Нияз Игъламов, беренчедән, халык комедияләрне бик ярата, икенчедән, комедия булса да, «Өлешеңә тигән көмешең» тирән мәгънә салынган әсәр, дип белдерде.

– Яшерен-батырын түгел, хәзер языла торган күп кенә комедияләр – алар ничектер эчтәлексез, нибары халыкны көлдерер өчен генә язылган кебек. Ә монда уйланыр өчен дә шактый җирлек бар, чөнки бу пьеса берничә зур милли проблеманы күтәрә. Ил алдында, халык алдында торган чорыбызның кискен сораулары йомшак кына итеп, маңгайга бәрмичә, кинаяле итеп әйтелә, тик шулай да алар укыган кешегә аңлашыла, күзгә ярылып яталар. Өченчедән, ул бик заманча әсәр, анда нәкъ менә безнең бүгенгебез чагыла, – диде Нияз Игъламов.

Нәфисә Исмәгыйлева режиссёр буларак үзе өчен бу пьесаны куюга ниләр этәргеч булуы турында сөйләде.

– Театрларга комедияләр һәрвакыт кирәк, – диде ул. – Ә заманча комедия язу бик авыр. Һәрхәлдә драманы язуга караганда катлаулырак. Ул көлкеле дә, үткен, кыю да булырга тиеш, авторның үз-үзебезгә, бүгенге тормышыбызга юмор белән карау сәләте дә булуы шарт. Комедия дигәч тә ул бит инде гел җүләр сату гына түгел, әсәрнең төбенә салынган мәгънәсе, ниндидер зур бер идеясе кирәк. Өстән-өстән генә, бер вакыйга турында гына сөйләнсә, ул беркемгә дә кызык булмас иде. Ә Равил Сабыр пьесасының идеясе дә бар, әсәрдә берничә катлам булуы да ошады. Хәзерге вәзгыять өчен актуаль сораулар гына түгел, ә гомумән кешелек яшәеше дәвам иткәндә көн кадагында булачак сораулар, кешелек чишәргә тырышкан мәсьәләләр бар анда. Шуңа мин әлеге пьесаны сәхнәгә куярга алындым. Оренбургта соңгы куелышы түгелдер әле, бу әсәргә алга таба да башка режиссерлар игътибар итәр, дип уйлыйм.

Читтән карыйсың – көлке ул, ә уйлансаң, куркыныч бит!

Артистлар белән аралашкан вакытта алар пьесаны беренче укыганда ук яратулары турында сөйләделәр.

– Бик рәхәтләнеп, шатланып укыдык бу пьесаны. Кызыклы, гыйбрәтле, игелекле комедия дип кабул иттем беренче укыгач та. Бик җылы, матур хисләр калды, – диде Элиза Яхина елмаеп. – Безнең театрда күптән инде шундый комедияләр куелганы булмады. Укыганда ук Иркә роле бик ошаган иде, рольләргә бүленешне белгәч, тагын бер шатландым. Бу образны сәхнәдә тудыру бик җайлы булды. Чөнки аның характеры, тормыш позициясе, принциплары, фикерләве миңа бик якын. Репетицияләр вакытында коллегаларым нык ярдәм иттеләр, иҗат төркемендә беренче көннән алып ниндидер рухи бердәмлек барлыкка килде. Менә шулай Иркә образы ничектер җайлы гына, үзеннән-үзе туган шикелле булды. Һәрхәлдә мин ниндидер каршылыклар, кыенлыклар килеп чыкты, дип әйтә алмыйм.

– Бик әйбәт язылган пьеса, тирән эчтәлекле. Көлке яклары да күп, ләкин кайчак уйлап та куясың: без үзебез бит инду бу, дисең. Материал барлык артистларга да ошады, һәркемнең бу спектакльдә уйныйсы, сәхнәдә күренәсе килде, – дип бүлеште Рамил Солтанов. – Галимәрдән образын уйнауга килгәндә, артистның бурычы – автор пьесага салган фикерне сәхнәдән тамашачыга җиткерү. Сүз ятладым да чыгып сөйләдем генә түгел! Драматург язганны күңелең аша үткәреп, шундый итеп уйнарга кирәк, залда утырган тамашачылар үзләрен танырга тиеш. Автор фикерен син сәхнәдән бар бөтенлегеңне биреп, чын күңелдән залга юнәлтмәсәң, ул бит чыннан да сүз генә булып кала.

Рамил Солтанов фикеренчә, бу спектакльдә артистларга уйнарлык әйбер күп, һәрбер образның үз язмышы бар.

– Земфира [Рәхмәтуллина] уйнаган Гөлшатны гына алыйк. Бер карасаң, төп героиня да түгел, тик карагыз нинди киңкырлы, тирән хисләр, кичерешләр аша уза торган образ! – дип дәвам итте Рамил Солтанов. – Читтән карыйсың – көлке ул, ә уйлансаң, куркыныч бит! Кеше яшь чактан ук бер егетне сөя, аны күргән саен йөрәге тугыз баллы давыл кичергәндәй урыныннан куба. Аның сөйгәне инде күптәннән өйләнгән, гаиләсе, балалары бар, ә Гөлшат һаман аны йөрәгеннән куып чыгара алмый. Земфира менә шундый кая барып бәрелергә белмичә яшәүче Гөлшатны сәхнәдә бик шәп итеп ачып бирә алды. Гомумән, кайсы гына образны алсаң да, Галимәрдән булсын, Нурибәк булсын, төп герой Кәримне әйткән дә юк инде – һәрберсендә бик матур, тормышчан, гыйбрәтле җирләре бар. Көлә торган урыннары да күп, тирәннән уйласаң, елата торганнары да бар. Без инде бу, үзебезнең бүгенге көнебезне күрәбез сәхнәдән.

«Ерак китәрбезме болай барсак?»

Татарстанның атказанган артисты Айрат Хәбибуллин премьераның икенче көнендә Галимәрдән карт ролен башкарды. Аның әйтүенчә, Равил Сабырның пьесасы драматургиянең бөтен законнарына туры килә: экспозиция, төенләнеш, сюжет, конфликт үсеше, кульминациясе бар һәм көтелмәгән чишелеш, тәмамланыш.

– Автор драматургиянең бөтен закончалыкларын аңлап, пьесаны бөтен яклап осталарча эшләнгән, образларны бик ачык сурәтләп биргән. Теле бик тере, шулкадәр җиңел укыла, сәхнәдә уйнарга уңайлы. Тамашачыларга да якын, халыкчан әсәр, – дип саный Айрат Хәбибуллин. – Беренче укыганда ук, әһә мин әйтәм, бу Галимәрдән карт мин булам инде, дип уйлап куйдым. Күптән түгел нәкъ шундый бабай белән танышып шактый аралашырга туры килде. Аның сөйләшү рәвешләрен, кыланмышларын Галимәрдән образы белән эшләгәндә мулдан кулландым. Чөнки кыяфәтенә, үз-үзен тотышына, физик халәтенә дип әйтик инде авторның тексты бик килешеп тора.

Айрат Хәбибуллин әйтүенчә, шушы ук пьесаны бераз башкачарак итеп куйганда, Тукайча итеп «Без нишлибез, кая барабыз?», «Ерак китәрбезме болай барсак?» дигән сорауларны бөтен кискенлеге белән куйган драма, хәтта трагедия дә куеп булыр иде.

– Әйе, комедиясен комедия инде ул, тик төптә трагедия ярылып ята бит, – дип дәвам итте Айрат Хәбибуллин. – Бетә татар болай барса, ди бит Галимәрдән карт. Татар театрларын алсак, балалар өчен урысча уйныйбыз хәзер. Татар спектакльләре карап күнекмәгән ул балалар берничә елдан үсеп безгә килгәч ни була? Урысча уйнагыз безгә, дип таләп итәрләрме? Инде бүген үк күбесе спектакльләрне колакчыннар киеп карыйлар. Мәктәптә укыту урысча, бөтен җирдә урысча сөйләшәбез. Татар бетә, димичә, тагын ни дисең инде монда?

Комедия куюның шул ягы бар, кайда моның ачысы, дип эзлисең гадәттә, дип һөнәри серләре белән бүлеште Нәфисә Исмәгыйлева. Тирәнрәк уйлап карасаң, һәрберебезнең Кәримнеке кебек үз Галимәрдән карты бар, дип саный режиссер.

– Җан тартмаса да, кан тарта ди бит халык. Галимәрдән карт – ул безнең хәтер, ул безнең тарих, гореф-гадәтләр, милли кодыбыз. Ул безнең ата-бабаларыбызның каны. Ә спектакльдә инде ул аерым герой, мөстәкыйль образ буларак гәүдәләнә, – диде Нәфисә Исмәгыйлева.

– Мин Галимәрдән картны ничек һәр яклап күрсәтергә, дип озак уйланып йөрдем, – дип тагын сүзгә кушылды Рамил Солтанов. – Кайсы яктан килеп, нинди ачкычлар белән рольне ачып, аны тамашачыга матур итеп күрсәтергә икән дип эзләндем. Батырлар кирәк, ди бит бабай. Бозылган илне батырлар төзәтер, ди. Ә кая батырлар? Ни өчен алар филдән черкигә әвереләләр? Һич югы тагын бер атна вакыт булса, тагын әллә ниләр тапкан булыр идек минемчә, чөнки без премьера алдыннан гына репетицияләрдә бик күп кызыклы табышлар ясадык. Хәер, һәр спектакльне чыгарганда да шулай була инде – аз гына вакыт җитмәгән кебек тоела. Уйный-уйный спектакль әле тагын да яхшырыр дип ышанам.

– Иманым камил, бу спектакль алга таба тагын да ныграк яңгырар әле. Элек без премьера чыккач, 10 көнләп прокат ясап ала идек, яңа спектакльгә шулай уйный-уйный ит куна торган иде. Партнерлар белән үзара бәйләнешләрне ныгытасы, эзләнәсе, табасы әйберләр бар әле. Табылып бетәр дип уйлыйм. Дөрес, хәзер яшь артистларның кайберләре рольне үзләренә җайлы якка үзгәртеп уйнау ягына каералар. Без, өлкән буын, автор идеясен, ул язганны, режиссер куйганны төп-төгәл сакларга тырышабыз, – диде Айрат Хәбибуллин.

Баксаң, хатыны барысын да белә икән!

Репетицияләр барышында гадәттә артистлар экспромт уйлап таба. Нәфисә Исмәгыйлева сүзләренә караганда, алар тамашачыны автор идеясеннән читкә алып китмәсә, бу бик әйбәт һәм кирәкле әйбер, чөнки образларны тирәнрәк күрсәтергә булыша. Яңа табышлар турында Равил Сабыр да үз фикерен белдерде.

– Алар шактый һәм барысы да бик урынлы, – диде драматург. – Мәсәлән Кәрим компас белән төньякны таба алмагач, Иркә, әйдә алайса моннан карыйбыз, дип аның телефонын куша. Кәрим аптырап: «Син минем парольне каян беләсең?» – ди. Димәк бит инде ул телефонымны беркем ачып карый алмый, дип инанган булган, ә баксаң хатыны барысын да белә икән. Бу реплика пьесада юк иде, аны репетиция барышында актерлар табып спектакльгә керткәннәр. Беренче редакциядә Галимәрдән картның Әпипә җырының мәгънәсен аңлаткан өлеш тә юк иде, мин аны Нәфисә ханым соравы буенча өстәп яздым. Нәтиҗәдә тулы бер яңа образ – Бибинур барлыкка килгән.

– Бибинур образын режиссер тәкъдим итте, – дип төгәллек кертте Элиза Яхина (ул төп героиняны уйнаудан тыш спектакльнең бию, пластик өлешләрен куйган хореограф). – Пьесада бер җөмлә белән генә әйтеп үтелә, Галимәрдән бабай яшь чакта бер кызны яратып йөргән, тик тегесе башкага кияүгә чыккан. Ул булмагач, башкасы кирәкми миңа, дип өйләнмичә калган, гомере буе ялгыз, диелә. Ягъни, Бибинур – ул Галимәрдәннең мәңгелек мәхәббәте, ул еш кына аны исенә төшереп уйланып утыра. Шуны күрсәтер өчен без спектакльгә «Әпипә» көенә биюче кызны керттек. Шул ук образ биюләр, ут уйнавы, кар яуганы аркылы вакыт узганын да күрсәтә. Минемчә гади, шул ук вакытта бик күркәм килеп чыкты.

– Спектакль куярга алынганда Равил Сабыр миңа әйтте: «Әсәр миннән китте инде, аны сиңа ышанып тапшырам, яхшы спектакль чыгасына иманым камил», – диде. Бу сүзләр миңа канатлар үстерде, үз-үземә ышанычымны ныгытты. Пьесаның башыннан ахырына кадәр кызыл җеп булып сузылып бара торган берничә тема бар: гаилә, балалар, ялгызлык һ.б. Менә ялгызлык темасын без шулай визуальләштердек, – дип өстәде Нәфисә Исмәгыйлева.

Иң бәхетле кеше булып йоклап киттем

– Ниһаять тамашачылар оза-а-ак көткән комедияләре сәхнәгә менде! Яңа спектакльгә әлбәттә бик сөенделәр, шундый рәхәт, матур итеп карадылар, – диде Элиза Яхина. – Минем әнием дә, ирем дә килгән иде премьерага. Алар да, башкалар да матур сүзләрен кызганмыйча мактадылар, бик кызык, күңелле булды, диделәр. Безнең репетицияләр барышында әзерләгән акцентлы эпизодларның барысына да кайтаваз булды. Бик кечкенәләрен дә тоеп, хәтта көтелмәгән урыннарда реакция биреп, кул чабып утырдылар. Финалга якынрак бөтенләй ниндидер бер югары хисси дулкынга менделәр, «тугарылып», рәхәтләнеп көлделәр, кул чаптылар. Аларның шундый уңай энергетикасы артистларга күчте, ә спектакль тәмамлангач, артистларның шундый бер эмоциональ бушану булды. Бер-беребезне кочаклап, үбеп, котлап, бик канәгать булып, чиста, җылы, шатлыклы хисләр белән таралыштык. Бу проект безне бер-беребезгә тагын да якынайтты, бердәмлегебезне арттырды.

– Премьерадан соң өйгә кайткач, йорт янында күршеләр белән очраштык. Алар да театрдан кайткан икән. Без күптәнге танышлар, алар – безнең балаларны укыткан педагоглар. Спектакльне бик ошатканнар, шактый гына сөйләшеп тордык. Безнең артистларны бик яратулары, спектакльләргә еш йөрүләре турында әйттеләр. Үзебезнең милли, бүгенге көн әсәрләренә сусаган икән халык, дип уйлап куйдым. Бик шат күңел белән өйгә кайтып кердем һәм дөньядагы иң бәхетле кеше булып йоклап киттем, – диде Рамил Солтанов.

«Өлешеңә тигән көмешең» комедиясе Оренбург татар драма театры сәхнәсендә чираттагы мәртәбә 29 октябрьдә һәм 27 ноябрьдә уйналачак.

 

Илнара Яһудина.

Оренбург татар драма театры фотолары.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре