«МАХ – «максимум» сүзенең гомумкабул ителгән кыскартылмасы. Әлеге исем илебез мессенджерының максатын бик төгәл чагылдыра. «Мөмкинлекләр максимумы» – якыннар һәм дус-ишләр белән аралашу, кирәкле хезмәтләр алу, бизнес һәм дәүләт учреждениеләре белән берлектә уңайлы эшләү мөмкинлекләре, ягъни», – дип билгеләп үткән Хуснояров.
Аның әйтүенчә, исем табу этабында бик күп вариантлар каралган. Тик нәкъ менә Мax иң төгәле булып чыккан.
Исегезгә төшерәбез: Мах 1 сентябрьдән электрон җайланмаларга башлангыч рәвештә урнаштыру өчен мәҗбүри булган программалар исемлегенә кертелде. Шулай итеп, ул 2023 елдан бирле шушы исемлектә торган «ВКонтакте» мессенджерын алыштырды.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез