Киләсе этап 31 июльдә Казанда узачак. Бу юлы махсус хәрби операция ветераннары фиджитал-спорт ярышларында катнашачак.
Фиджитал-тактик көрәш буенча ярышлар ике өлештән торачак: Counter-Strike 2 уенында цифрлы этап һәм лазер сугышы белән физик этап. Ярышларда Татарстанның төрле районнарыннан СВО ветераннарының 10 командасы катнашачак. 8 августта Казанда нардалар, 21 августта Байлар Сабасында өстәл теннисы, ә 29 августта Мамадышта футбол һәм гер спорты буенча ярышачаклар.
Татарстан спорт министры урынбасары Илдар Садриев билгеләп үткәнчә, республика Рәисе кубогын уздыру махсус хәрби операция ветераннарына тормышка яраклашырга ярдәм итә, спорт аша аларга яшәү көче бирә.
Ярышларда катнашырга теләүчеләр үзләренең социаль координаторлары аша яисә 8 (843) 598-33-55 телефоны буенча гариза бирә ала.
Махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында II Татарстан Республикасы Рәисе Кубогын «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Татарстан филиалы, Татарстан спорт министрлыгы һәм республика районнары оештыра.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез