Газетага язылу

Министр Альмир Абашев Түбән Камада зыян күргән ике пациентның хәле турында хәбәр итте

Бүген Түбән Кама үзәк хастаханәсеннән «Түбән Кама Нефтехим»дагы һәлакәттә зыян күргән ике пациент чыгарыла.

Киләчәктә алар диспансер күзәтүе астында булачак, реабилитация узачак, – дип язды үзенең каналында Татарстанның сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев.

Республика клиник хастаханәсенә җибәрелгән 6 пациентның да уңай динамикасы күзәтелә, ди табиблар. Мәскәүнең әйдәп баручы клиникаларында медицина ярдәме алучыларның хәленә бәйле дә шундый ук хәбәр бирделәр. Дәваланучының берсенә күптән түгел операция ясалган, табиблар аның хәлен тотрыклы дип бәяли.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре