Биредә 150 стартап тәкъдим ителгән. Алар арасында Һиндстаннан, Ираннан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән, Катардан, Пакистаннан, Кыргызстаннан, Беларусьтан һәм башка чит илләрдән 24 проект бар. Аерым алганда, күргәзмәдә пилотсыз очу җайланмаларына, ясалма фәһемгә зур игътибар бирелгән.
Мисал өчен, ясалма фәһем ярдәмендә кан анализын тикшерүче җайланма тәкъдим иттеләр. Авыру кеше мондый җайланмадан өйдән чыкмыйча гына файдаланачак, табиб исә кирәк булса, читтән торып дәвалау билгели алачак.Әлеге проектны Татарстан сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев та югары бәяләде.
Күргәзмә күрке - сазлыклардан, елга-күлләрдән йөри алучы транспорт чарасы. Аны уйлап табучылар әйтүенчә, мондый «вездеход» сәгатенә 50 чакрым араны узарга сәләтле.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез