Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов китергән мәгълүматлар буенча, республикада авыл хуҗалыгы продукциясен сатудан кергән акчаның 65 проценты терлекчелеккә туры килә. Яртысы – сөт табышыннан. Соңгы биш елда Татарстанның авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында сөт җитештерү 32 процентка арткан. 2024 ел йомгакларыннан күренгәнчә, Татарстан сөт җитештерүдә Россиядә беренче урында тора һәм төбәк буенча куллану нормасыннан 61 процентка күбрәк җитештерә.
Агымдагы елның унбер аенда барлык категория хуҗалыкларында 2 млн 177 мең тонна сөт җитештерелгән. Бу – узган ел белән чагыштырганда, 3,6 процентка күбрәк дигән сүз. Сыерларның нәтиҗәлелеге 8,122 мең килограммны тәшкил итә, монда да үсеш – 7,2 процент. Авыл хуҗалыгы оешмаларында исә сөт җитештерү күләме узган белән чагыштырганда 7,8 процентка күбрәк. Агрохолдингларны исәпкә алмаганда, лидерлар – «АПК Продпрограмма» (94,4 мең тонна), «Камский Бекон» (75,8 мең тонна), Вахитов исемендәге кооператив (47,3 мең тонна).
Ә менә шәхси хуҗалыклардагы һәм фермерлардагы вазгыять сөендерерлек түгел. Аларда быел унбер айда җитештерү күләме 14,2 мең тоннага кимегән.
– Сәбәпләре – ветеринария, продукция сыйфаты һәм һәр сыердан савымны исәпкә алу таләпләренең катгыйлануы. Әлегә тискәре динамика, ләкин тулаем ил буенча чагыштырсак, күрсәткечләр акрынрак төшә, – диде Гөлүс Баязитов.
Министр урынбасары 2026 елда гамәлгә керәчәк сөт базарындагы үзгәрешләргә дә тукталды. Билгеле булганча, киләсе елдан товар сөтенең литрына субсидия бирү тәртибе үзгәрәчәк. Моннан соң ул кереме 800 млн сумнан артмаган, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының бердәм реестрына кергән җитештерүчеләргә генә биреләчәк. Шулай итеп, акча хәзерге вакытта ала торган оешмаларның якынча 44 процентына гына тәтеячәк. Субсидияләрне финанслаштыру 1,3 млрд сумнан 500 млн сумга гына калачак. Җитәкче әйтүенчә, ташламалы исемлектән төшеп калучылар өчен башка төрле ярдәм чаралары турында уйлыйлар.
Утырышта сөт бәяләренә дә күзәтү ясадылар. Узган ел белән чагыштырганда, 1 кг сөт бәясе 63 тиенгә кимесә, ә ел башына караганда, гомумән 2,66 сумга төшкән.
– Татарстан – Россиядә иң күп сөт җитештерә торган республика, шуңа күрә сөт базарындагы теләсә нинди үзгәрешләр безгә бик нык кагыла. Хәзерге вакытта авыл хуҗалыгы оешмаларында сөт сатып алуның уртача бәясе, НДСны исәпкә алмыйча, 42 сумны тәшкил итә, – диде Гөлүс Баязитов.
Шәхси хуҗалыкларда исә бәяләр тотрыклырак. Аларда, узган ел белән чагыштырганда, хәтта 1,44 сумга үсеш тә бар. Ә гомумән алганда, сөт сату бәяләре түбән тәгәрәүгә таба бара һәм эшкәртүчеләр фаразлавы буенча, 35 сумга кадәр төшәргә мөмкин.
– Сөтнең бәясе һәм үзкыйммәте арасындагы аерма кими, ягъни рентабельлелек төшә дигән сүз. Бу – республикада гына түгел, бөтен ил буенча күзәтелә торган күренеш. Әйтик, Илкүләм сөт җитештерүчеләр берлеге мәгълүматлары буенча, соңгы 8 елда сөт җитештерүнең үзкыйммәте – ике тапкыр, ә сөткә бәя индексы 1,5 мәртәбә генә арткан, –диде җитәкче.
Быел республикада әзер сөт ризыклары җитештерү дә 4 процентка кимегән. Ун айда 476,5 мең тонна ризык әзерләгәннәр. Шушы вакыт аралыгында республикада әчкелтем сөт ризыклары – 7,5, эшкәртелгән сөт – 3,2, атланмай җитештерү 2 процентка кимегән. Гөлүс Баязитов әйтүенчә, җитештерү күләме кимү чимал буларак кулланыла торган сөткә һәм әзер ризыкка бәяләр күтәрелүгә бәйле. Шулай ук халыкның сатып алу мөмкинлеге кимү дә зур роль уйнаган.
Эшкәртүчеләргә ярдәм йөзеннән, киләсе елдан 1 кг сөтне субсидияләү программасын яңартырга планлаштыралар, моның өчен 170 млн сум акча бүлеп биреләчәк. Яңа инвестиция проектлары да эшкәртү күләмен арттырыр, дип өметләнә җитәкче. Шундый бер проект буларак, киләсе елда Кукмарада төзеләчәк сөт комбинатын әйттеләр. Анда тәүлегенә 1 мең тонна сөт эшкәртергә планлаштыралар. Гомумән алганда, хәзерге вакытта Татарстан тәүлегенә 6 млн тонна чимал, ягъни елына 2,2 млн тонна сөт эшкәртергә сәләтле.
Комитет рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов Авыл хуҗалыгы министрлыгына җитештерелгән продукциянең үзкыйммәтен киметүгә игътибар бирергә тәкъдим итте. «Бүген товар җитештерүчеләр сөт сатып алу бәясе төшүгә борчыла, – диде ул. – Шул ук вакытта складларда бик күп сыр һәм атланмай җыелды. Эшкәртүчеләр әйтүенчә, җитештерелгән продукциянең үзкыйммәте бүген август бәяләре белән тигезләнгән диярлек. Ягъни алар инде табыш ала алмый. «Минус»ка китмәс өчен, алар складларны товар белән тулыландыруны дәвам итә. Һәм якын айларда, һәрхәлдә киләсе елның беренче кварталында, мондый тенденция республикада да, тулаем илдә дә сакланачак».
Нәҗип Хаҗиповка җавап итеп, Гөлүс Баязитов продукциянең үзкыйммәтен киметү өчен, җитештерүчеләрнең үзләрендә сакчыл җитештерү кертүләрен, эшләрнең автоматлаштырылуын әйтте.
Комитет рәисе Азат Хамаев: «Складларда җыелып яткан ризыкларны ни өчен башка төбәкләргә сатмаска?» – дип кызыксынды.
– Төп бурыч – җитештерүнең күләмен һәм үсешен саклау. Безгә әзер ризыкны сату буенча эшләргә кирәк. Әгәр без складлар өчен эшләсәк, ярты елдан соң, ни өчен шушының кадәр җитештерәбез, дип, ах-ух киләчәкбез, – диде ул.
Гөлүс Баязитов җавабыннан аңлашылганча, бүген республикада читкә чыгару өчен товар җитәрлек, тик моның өчен тирән эшкәртү кирәк. Шул ук вакытта продукцияне башка төбәкләргә сатуда кыенлыклар бар.
– Ил буенча караганда, запаслар бик күп, Беларусь та күп кертә. Шуңа күрә сатуга бәйле сораулар бар, – диде ул.
Шуннан соң Нәҗип Хаҗипов Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов куйган бурыч турында кызыксынды. Аерым алганда, ул савым сыерларының уртача продуктивлыгын елына бер башка 10 мең килога кадәр җиткерү бурычын ничек итеп үтәргә җыенуларын сорады. Гөлүс Баязитов исә моңа һәр сыерның токымын фәнни яктан өйрәнү юлы белән ирешергә планлаштыруларын әйтте.
Саннар
Биш ел эчендә республикада 62 мең терлеккә 113 сөтчелек фермасы төзелгән. Быел 7 мең баш малга 13 сөт комплексы эшли башлаган. Тагын 23 мең сыерга исәпләнгән 26 инвест-проект бар. Алар хәзерге вакытта тормышка ашыруның төрле этабында тора.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез