Менә мин, өлкән яшьтәге кеше, врач бүлмәсенә керергә чират көттем. Озак көттем. Берәүне дә узарга, алдарга, бүтән сәбәп табып, алданрак керергә тырышмадым. Чиратым җитте. Хәзер керергә дип торам. Ә ул? Дәшми-тынмый ишек төбенә килеп басты да мин кәгазьләремне җыйнаштырган арада кереп тә китте. Чиратсыз!
Җилкәсенә ябышып, сөйрәп чыгарырга кирәк иде. Ни хакы бар аның? Кем ул? Минем алдан! Ярый инде мин түгел ди, бүтән кеше ди. Бүтән кеше алдыннан керергә дә хакы юк. Әнә берәү яшь баласы белән чират көтә. Баласы тирләп беткән, көйсезләнә. Ә анасы чиратсыз керергә маташмый. Гади әдәплелек. Соклангыч гадилек. Бәлки ул сабыр гына чират көтүче карчыктан уңайсызланадыр инде. Мин үзем бабай кеше. Ә бу карчык – минем өчен дә әби. Ул да чиратсыз узарга маташмый. Көтә. Чөнки кешенең канына сеңгән тәрбиясе бар. Әдәбе бар.
Ә теге нәрсә… Кил дә кер дә кит.
Бер карасаң, монда барыбыз чиратсыз керергә хаклы. Кемнең теге, кемнең бу җире авырта. Тегене кызгансаң, моны жәлләсәң, беркайчан да врачка эләгә алмый каласың. Шуңа адәм акылы «чират» дигән нәрсә уйлап тапкан. Киләсең, чират аласың, көтәсең, керәсең. Беркем дә беркемгә рәнҗерлек түгел. Гадел барысы да.
Ә теге нәрсә… Ни хакы бар?!
Килеп чыкты күзен тондырып. Врач бик озак тотмады үзен. Кем икәнен белгәндер инде ул да. Чыраена язылган кем икәне. Мәгънәсез, затсыз нәрсә. Мондыйларны яныңда озаграк тотсаң, үзең дә чиргә сабышырсың. Гафу үтенә дә белми. Юк моның табигатендә андый төшенчә. Килде, дәшми-тынмый кереп китте. Лунатик!
Шул хәшәрәт аркасында врачка сөйли торган зарларымны да сөйләп бетермәгәнмен. Ярый инде анысы, болай да ярты пенсиялек дару язып бирде. Калган чирләрне киләсе пенсиядән дәвалармын. Сөйләп бетермәгәч, барыбер кыен инде. Сөйләмәгән нәрсә эчтә кала бит ул, чәбәләнеп-тырмашып йөри. Кешегә сөйләсәң, иреккә җибәрәсең, ә болай куендагы ач песи шикелле.
Песи дигәннән… Психологка да керәсе бар икән…
Шул хәшәрәт аркасында хәзер ай буена җәфаланырга кирәк. Ай буена ач песи асрарга. Тырнаша торган песи. Кычкырып, җанга тия торган. Аңламыйм мин барыбер шундый мөгезсез сыерларны. Дәшми-тынмый кил дә кереп кит, имеш. Чиратсыз! Бу бит инде үзеңне әллә кемгә кую, башкаларны хөрмәт итмәү. Бу чиратта торган кешеләр янына килеп: «Сез барыгыз да – аңгыра сарыклар, сезнең хәтта үз чиратыгыз белән файдаланырга да хакыгыз юк. Мин әйбәт, акыллы, затлы. Мин беренче керәм, ә сезнең ише хайваннар миннән соң», – дигән шикелле. Әле бу йолкыш көенчә шулай кылана, ә власть бирсәң? Мондыйларга власть эләксә, гади халыкны утарда асраячак. Мал утарында. Шул өтек көенчә йөрүләр яхшы инде. Чиратсыз. Әнә әҗәл көтә сине чиратсыз!
– Гафу итегез! – дип бүлдерә ишек төбендә бер тавыш.
– Итмим! – дип кистерәм мин. – Андыйларны беркайчан да гафу итәрә ярамый.
Теге кала. Врач өстәле янына килеп утыргач кына күңелгә шик килә. Бу ишек төбендә торган төркем чират көтүчеләр булды бугай.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез