Товарга ихтыяҗ җитәрлек икән, компания үзе теләгән бәяне куя, шул рәвешле максималь табышка омтыла. Сыйфат өчен артык кайгырмый, чөнки көндәшләр юк, барыбер алачаклар.
Мондый хәл җитештерүче өчен оҗмахка тиң, тик сатып алучы өчен – бәла. Ә менә илдә бердәнбер партия, бердәнбер идеология, сайлауларда бердәнбер кандидат икән – болары сәясәткә карый һәм сәяси монополияне аңлата. Бу –шулай ук бәла. 35 ел элек – 1991 елның ноябрь башында (6 ноябрьдә) ул вакытта РСФСР дип аталган Россиядә җиде дистә елдан артык илнең тормыш-яшәешен – эчке һәм тышкы сәясәтен, икътисадын билгеләп торган бердәнбер көч – КПСС дигән партия яшәүдән туктый. Дөресрәге, Россия Президенты Борис Ельцин указы нигезендә ул тыела. Ул вакытта әле исән, ләкин ай ярым гына гомере калган ил – СССРның төп биләмәсе булган Россиядә шулай итеп бер партия монополиясе юкка чыгарыла. Соңрак, 1993 елда кабул ителгән Конституциядә акка кара белән: «Россия Федерациясендә күппартиялелек гамәлгә куела», – дигән маддә барлыкка килсен өчен. Шунда ук, ягъни 13 маддәдә илдә бер генә идеологиянең мөмкин түгеллеге, идеологик күптөрлелек хакында да ачык әйтелсен өчен.
Күрәбез, иң күркәм тоелган идеология дә, ахыр килеп, затсыз һәм дә зарарлы булып чыгарга мөмкин икән. Аны җәмгыятькә, гражданнарга көчләп тагу да – җинаятькә тиң гамәл. Моны аңлар һәм иң мөһиме – дистә еллар буе миллионнарның башын бутаган тәгълиматтан ваз кичәр өчен безгә 70 елдан артык вакыт кирәк булды. Ә партия дигәнебез, ягъни КПСС шул идеологияне пропагандалау, аны халыкка иңдерү механизмы иде. Ул механизмны тыю коммунизм идеясеннән тулысынча баш тартуны аңлатты.
Сәяси монополия дигәндә, аның дөньяда әле дә яшәп килгән башка рәвешләре дә бар. Ул да булса теге яки бу илдә властьның бәйсез тармакларга – башкарма хакимият, закон чыгару органы (парламент) һәм суд системасына бүленмәгән булуы яки, бүленеп тә, бөтен рычагларның башкарма хакимият, аны җитәкләгән кеше кулында калып килүе. Кемнеңдер илдә баш та, түш тә булып торуы, әлбәттә, борынгыдан, тарихтан килә. Көнчыгыш деспотияләре, антик чор дәүләтләреннән алып, Европа монархияләренә, ХХ гасырның тоталитар илләренә чаклы барысы да шулай идарә ителгән. Тик демократия дигән идарә ысулы таралу һәм ныгуга, хакимият бүленеше (разделение властей) дигән күренеш туып, ул үзенең нәтиҗәлерәк, гаделрәк икәнен күрсәтте һәм күрсәтеп килә. Ягъни хакимияттәге монополиянең хилафлыгын исбатлап тора.
Аерым затлар демократияне сүккән, каһәрләгән тәкъдирдә дә, үсеш, алгарышның демократик форматны үз итүе инде билгеле. Моны бүгенге дөнья практикасы да ачык күрсәтә. Әлбәттә, демократиянең дә хилафлы яклары хәтсез. Ул һич кенә дә панацея түгел. Авторитар, тоталитар дәүләтләр төрле форс-мажор килеп чыкканда, мәсәлән, сугыш уты кабынганда, кораллы конфликтлар вакытында нәтиҗәле. Чөнки демократияләрдә һәр гамәлне хакимият тармаклары белән килештерәсе, үзара киңәш-табыш итәсе бар. Ә аңа вакыт кирәк. Ә авторитар илдә барын да тиз арада бер кеше хәл итә дә куя…
Икътисад дигәндә, монополия – әйткәнебезчә, бәя үсү һәм сыйфат начарлану дигән сүз. СССР чорында «Москвич», «Запорожец»лар белән чиләнгән кешеләр әле дә исәндер. Автомобильләр генә түгел, халык куллану товарларының абсолют күпчелеге монополия, ягъни көндәшлексез шартларда җитештерелеп килде. Чикләр ябык, ә ил эчендәге предприятиеләрдә бер үк төрле продукцияне, үзара ярышып, берничә урында җитештерү юк. Шуңа күрә дефицит – товарларның халыкка җитеп бетмәве бер хәл булса, чын көндәшлек шартларында яралган, хикмәтле юллар белән бирегә килеп җиткән аз санлы чит ил маркалары – япон магнитофоны, Югославиядә яисә Италиядә эшләнгән аяк киеме, джинсы, кроссовкалар, хәтта чәйни торган сагыз совет кешесенең хыялы булды.
Сыйфат димәктән, совет власте бетеп, күп еллар үткәч тә, без «импортны алыштыру» дигән матавык белән башыбызны катырдык. Импортны алыштырырга кирәкми. Ә дөнья илләре арасындагы хезмәт бүленешендә катнашырга кирәк. Ә аның өчен билгеле бер ассортимент продукцияне сыйфатлы һәм очсыз итеп ясый белү – сыйфат монополисты булу фарыз. Шул очракта аны бар дөнья теләп алачак. Затлы һәм заманча товар җитештерәм, дигәндә, әлбәттә инде, яңа технологияләр һәм фән белән дус булу мөһим. Балта белән юнып ясалган продукция хәзер беркемне дә кызыксындырмый. Чимал сату белән мавыгуда да бер яхшылык та юк...
Яңадан сәяси монополиягә кайтып, сүзне дәвам иткәндә, аның начарлыгын безнең эрага кадәр үк яхшы белүләрен дә искәртәсе килә. Борынгы Римда, республика чорында, «бер баш яхшы, әмма ике баш әйбәтрәк» дигәнне күздә тотыптыр, дәүләттәге иң югары вазыйфада һәрчак ике кеше утырган. Белгәнебезчә, аларны консуллар дип атаганнар, һәм алар һәрдаим үзара киңәш-табышта торган. Икесе дә дә бер фикергә килә алмаганда, карарлар кабул ителмәгән. Алардан тыш Римда шул заманнарда ук вәкаләтләре шактый киң булган сенат та эшләгән. Бүгенге парламентларның ерак бабасы. Сенат казна белән идарә иткән, тышкы сәясәт тулысынча аның карамагында булган, сенаторлар закон проектларын да карап, тикшереп торганнар.
Монополиягә каршы борынгы ул тәртипләрнең гомере артык озын булмаса да, кешелек аларны онытмады. Дистә гасырлардан соң дөнья аларның тагын да камилрәк рәвешләрен булдырды һәм ул процесс дәвам итә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез