Алар Россия Банкы яки башка банк хезмәткәре буларак шалтыратып, янәсе, пенсияне цифрлы сумнарга мәҗбүри төстә күчерергә кирәклеген хәбәр итә. Ә инде моннан баш тарту өчен смс-хәбәр белән җибәрелгән кодны әйтүне сорый, дип яза “РИА Новости”.
Чынында цифрлы сум – кешенең үз теләге нигезендә акчасын саклауның бер төре генә. Пенсияне беркем дә мәҗбүриләп яңа акчага күчерүне таләп итми. Әйе, 1 сентябрьдән цифрлы сумнар өчен кошелек ачарга мөмкин. әмма кешенең үз ихтыярына бәйле эш бу. Россия Банкы да, коммерция банклары да акчаны цифрлыга күчерүне (бигрәк тә телефоннан смс-код аша) беркайчан таләп итми, дип кисәтә белгечләр.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез