Утырышны Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.
Фәрит Мөхәммәтшин утырышны ачып, РФ ФС тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау буенча кампаниянең аерым игътибар таләп итә торган шартларда башланасын билгеләп үтте. «Кискен геосәяси каршылыклар, моңарчы күрелмәгән санкцион басым һәм мәгълүмати каршылык тормыш эшчәнлегенең барлык өлкәләренә дә йогынты ясый, – дип билгеләде Фәрит Мөхәммәтшин. – Шуңа да карамастан, Россия халкының бердәмлеге һәм «Бердәм Россия» партиясе тарафыннан теләктәшлек күрсәтелү ил Президенты Владимир Путин махсус хәрби операция кысаларында билгеләгән бурычларны үтәүдә эзлекле рәвештә алга барырга мөмкинлек бирә. Бүген без горурланып әйтәбез, илебезнең сәяси системасының тотрыклылыгы гаранты буларак «Бердәм Россия» партиянең төп кыйммәтләрен эзлекле рәвештә яклый, алар арасында – кеше иминлеге, илнең бердәмлеге һәм суверенитеты, Россиянең лидерлыгы һәм үсеше».
«Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, бүген партиянең төбәк бүлегендә 130 меңнән артык татарстанлы исәпләнә, алар партиянең 45 җирле һәм 2011 башлангыч бүлегенә берләшкән. Төбәк бүлегенең мөһим кадрлар резервы булып партия тарафдарлары хәрәкәте тора, 21 меңнән артык кеше аның әгъзалары булып тора. «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» республика бүлекчәсе сафларына 3,5 меңнән артык егет һәм кыз керә.
«Татарстанда барлык дәрәҗәдәге хакимият хезмәттәшлегенең үрнәк моделен төзүдә партия мөһим роль уйнады. Республиканың закон чыгару һәм башкарма хакимият вәкилләренең, муниципалитет башлыкларының, предприятие һәм иҗтимагый оешма җитәкчеләренең күпчелеге «Бердәм Россия» әгъзалары булу нәтиҗәсендә эшләрнең килешенгәнлегенә һәм карарлар кабул итүнең оперативлыгына ирешелә, – дип басым ясды Фәрит Мөхәммәтшин.
– Мондый бердәмлек шуның нигезе булып тора: бу еллар эчендә республиканың бер генә мөһим карарының да, бер генә законының да бердәмроссиялеләр катнашыннан башка кабул ителмәве. Бергәләп, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге бердәм команда белән без яңа идеяләр тәкъдим итәбез, республика һәм аның халкы мәнфәгатьләрендә амбициоз максатлар куябыз һәм аларга ирешәбез. Шуннан чыгып – татарстанлыларның хакимият органнарына ышанычы, тулаем ил күләмендә чагыштырганда, сайлаучыларның активрак килүе һәм бердәмроссиялеләрне хуплаулары».
Фәрит Мөхәммәтшин гражданнарның наказларын үтәүгә аерым тукталды. Аның әйтүенчә, партиянең төбәк бүлеге өчен мондый наказлар бурычлар исемлеге генә түгел, ә халыкны нәрсә борчыганын, беренче чиратта нинди проблемаларны хәл итәргә кирәклеген аңларга ярдәм итә торган ышанычлы ориентир. 2021 елда Дәүләт Думасына сайлау алды кампаниясе барышында 5,5 меңнән артык наказ җыелган. Алар нигезендә Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән Хөкүмәт тарафыннан «юл картасы» төзелгән. «Хезмәттәшләребезгә гражданнарның тавышларын төбәктәге тормышны яхшырту буенча реаль адымнарга әверелдергән бердәм хезмәтләре өчен ихлас рәхмәтебезне белдерәбез, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Инициативаларны гамәлгә ашыру дәвам итә торган участокларда җирле бүлекчәләрнең бурычы – депутатларның үз йөкләмәләрен үтәвен контрольгә алу. Шул ук вакытта республика программаларының булган ресурсларыннан, грант һәм конкурс ярдәме мөмкинлекләреннән дөрес файдалану төп бурычка әверелә».
Фәрит Мөхәммәтшин гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү турында сөйләгәндә, гражданнарның барлык мөрәҗәгатьләре дә кире элемтәдә булырга тиеш, дип ассызыклады. Хисап чорында гражданнарның 21 меңгә якын мөрәҗәгате каралган. Аларның 60% ка якыны халыкны социаль тәэмин итү, мәдәният, спорт һәм туризм, торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү мәсьәләләренә кагылган. Мөрәҗәгатьләрне карау нәтиҗәләре буенча гражданнарның 75% тан артыгы практик һәм консультатив ярдәм алган. «Гражданның бер генә мөрәҗәгате дә игътибарсыз кала алмый һәм калырга тиеш тә түгел. Безнең өчен бу лозунг кына түгел, ә эштә берсүзсез өстенлек. Татарстанда бу принцип муниципаль дәрәҗәдән алып республика дәрәҗәсенә кадәр барлык җитәкчеләр өчен дә, беренче чиратта үз сайлаучыларын тыңлау, ишетү һәм аларга ярдәм итү бурычы булган депутатлар өчен дә мәҗбүри юнәлеш булып тора, – диде Фәрит Мөхәммәтшин, үз тарафдарларына мөрәҗәгать итеп. – Партия махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәм аларның гаилә әгъзаларының мөрәҗәгатьләренә аерым игътибар бирә. 2022 елдан 1219 шундый мөрәҗәгать кергән, һәм аларның һәрберсе шәхси контрольгә алынган. Бу безнең батырлык һәм кыюлык күрсәтүчеләр алдындагы бурычыбыз».
Якын арада партия Халык программасының яңа версиясен тәкъдим итәчәк, анда Татарстанда яшәүчеләрдән генә дә 43 мең язма тәкъдим кергән.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына, Лисичанск һәм Рубежное төбәкләрендә яшәүчеләргә ярдәм итү шулай ук өстенлекле булып кала. Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр иткәнчә, 2022 елның февраленнән 4,5 мең тоннадан артык гуманитар ярдәм төялгән 289 машина җибәрелгән. Партиянең төбәк бүлеге инициативасы белән барлык дәрәҗәдәге депутатларның махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре өстеннән шефлыгы оештырылган. «Ярдәм итүдән читтә калмаган һәркемгә рәхмәт белдерәсем килә. Бу катлаулы вакытта сезнең ярдәмегез – чын бердәмлек һәм гражданлык теләктәшлеге билгесе. Моның өчен сезгә зур рәхмәт», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Партия алдында торган беренче чираттагы бурычлар арасында Фәрит Мөхәммәтшин сайлау кампаниясен югары дәрәҗәдә максималь катнашу белән уздыруны атады. «Бердәмлекне һәм стратегик ориентирларның төгәл булуын күрсәтеп, сәяси кырда партиянең өстенлекле позициясен яңадан расларга кирәк. Чираттагы закон чыгару бишьеллыгы планына республика халкын борчыган иң актуаль мәсьәләләрне һәм ихтыяҗларны – һәр ишегалдындагы аерым проблемаларны хәл итүдән алып бөтен илнең киләчәген үзгәртә торган масштаблы проектларга кадәр – хәл итүне кертергә, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. –Шуны да әйтәсем килә, әлеге бурычларны үтәүгә партиянең төбәк бүлеге 25 еллык тәҗрибә һәм оештыруда һәм идея‑сәяси планда куәтле нигез белән килә».
Конференциядә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Фәрит Мөхәммәтшин ассызыклаганча, Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда катнашу – Татарстан халкы белән бергәләп илебезнең киләчәген билгеләү мөмкинлеге ул. Алдан тавыш бирү йомгаклары буенча кандидатларның партия исемлеге төзелде, анда 20 кеше, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашкан ике кеше бар.
«Бердәмроссиялеләрнең депутатлар корпусының якынча өчтән бер өлешкә яңаруын көтәбез, шуңа да карамастан, сәяси дәвамчанлыкны һәм иң яхшы парламент традицияләрен саклап калуга өметләнәбез», – дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.
Конференция азагында бүләкләү һәм партия билетлары тапшыру тантанасы булды.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез