Газетага язылу

Нейрочелтәрләр аркасында бетәргә мөмкин булган һөнәрләрне атадылар

Ясалма фәһем әлегә хезмәт хакларының кискен төшүенә китерми, әмма кайбер эшләрнең бәясен үзгәртә. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Беренче чиратта текстлар әзерләү, мәгълүматларны эшкәртү, гади тәрҗемәләр һәм хисаплар төзү белән шөгыльләнүчеләр эшсез калырга мөмкин.

«Куркыныч зонасында — junior-копирайтерлар, контент-менеджерлар, ярдәмнең беренче линиясе операторлары, маркетингта ассистентлар, товар карточкалары буенча белгечләр, яшь дизайнерлар, катлаулы булмаган материалларны тәрҗемә итүчеләр», – диелгән хәбәрдә.

Нейрочелтәрләр секунд эчендә караламалар, товарлар тасвирламасы яки идеяләр тәкъдим итәргә сәләтле. Бу бизнес өчен процессларның үзкыйммәтен киметә.Әмма эш бирүчеләр шул ук түләү өчен күбрәк эш эшләүне таләп итәчәк, бигрәк тә фриланс һәм массакүләм сервис һөнәрләре өлкәсендә.

Озак вакытлы перспективада ясалма фәһемне җитештерүчәнлекне арттыру коралы буларак кулланучылар җиңәчәк. Аларның кыйммәте бурычлар куя белү, нәтиҗәләрне тикшерү һәм хаталарны төзәтү, чи мәгълүматларны сыйфатлы материалга әйләндерү белән билгеләнәчәк, дип яза агентлык.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре