* Эри торган каһвәгә яңа ГОСТ кертелә. Төп яңалык: «растворимый кофе» һәм «кофейный напиток» төшенчәләре төгәлләштерелгән. Яңа ГОСТта эри торганының кыздырылган каһвә сыгынтысыннан гына торырга тиешлеге билгеләнгән. Ә каһвәле эчемлекнең тәме, исе һәм рәвеше буенча каһвәгә охшаш коры продукттан гыйбарәт булуы, аңа үсемлек чималы (цикорий, арпа, арыш), сөт компонентлары, шикәр комы кебек ингредиентларның да өстәлергә мөмкин булуы күрсәтелгән.
* Үсемлек майларын маркировкалау соңгы этабына керәчәк: аларны данәләп исәпкә ала башлаячаклар. Майның һәр шешәсе турында мәгълүмат «Честный знак» системасына китәчәк, дигән сүз бу. Әлеге үзгәреш җитештерүчеләргә, күпләп сату компанияләре, кибетләр, маркетплейсларда сатучыларга кагыла. Үсемлек мае контрафакт булганда, кибет кассасы аны «суга» алмаячак һәм сыйфатсыз товар кулланучыга эләкми калачак. Югары икътисад мәктәбенең 2022 елгы мәгълүматларына караганда, үсемлек маеның 18 проценты ялган булган.
* Миграция законын бозган өчен җаваплылык көчәйтелә. 3 ноябрьдән чит илдән килүчеләргә штрафлар салу һәм аларны, безгә кабат килү хокукыннан мәхрүм итеп, үз илләренә кайтарып җибәрү күздә тотылган 45 маддә (Административ хокук бозулар турында кодекста) эшли башлый. Моңа кадәр 21 маддәдә илдән куу каралса, хәзер аларның саны ике тапкыр диярлек арткан. Моннан ары мигрантларны вак-төяк хулиганлык, полиция хезмәткәренә буйсынмау, хакимият белән килештерелмәгән акциядә катнашу, җәмәгать урынында наркотиклар куллану өчен дә, кабат килү хокукыннан мәхрүм итеп, өйләренә озатачаклар. Тагын бер мөһим яңалык: хәзер суд мигрантның Россиядә гаиләсе һәм балалары булса да, аны илдән кууны штрафка алыштыра алмаячак. Шулай ук закон бозган өчен штрафларның минималь күләме дә күтәрелә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез