Газетага язылу

Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин: «Мәет юган суны канализациягә түгәргә ярый»

Берәү дә мәңгегә килмәгән. Иртәме-соңмы, һәркайсыбызга якыннарыбызны югалту ачысын татырга туры киләчәк. Әмма иңнәргә төшкән шул хәсрәтне күтәрә белү, мәрхүмне хөрмәтләп соңгы юлга озату – безнең бурычыбыз. Казандагы «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин белән мәрхүмне соңгы юлга әзерләү – мәет юуга кагылышлы сорауларга җавап эзләдек.

Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин: «Мәет юган суны канализациягә түгәргә ярый»

– Ислам динендә мәет юу нинди мәгънәгә ия?

– Мәетне юу мәҗбүри гамәл булып санала. Кеше вафат була икән, аны мөселманча юып җирләү фарыз. Билгеле бер кешеләр бу вазыйфаны үтәргә тиеш. Андый кешеләр юк һәм мәрхүм мөселман юылмыйча күмелә икән, мәрхүмнең якын-тирәсендәге бөтен мөселманга гөнаһ язылырга мөмкин.

 

– Мәет юуны ничә кеше башкара? Аларның барысының да дини белеме булырга тиешме?

– Мәет юуны билгеле бер кеше башкарырга тиеш дигән әйбер юк. Бер генә кеше дә башкара ала, ике дә, өч тә. Гадәттә өч кеше башкара. Берәү юучы булса, икесе аңа булышып тора. Кирәк булса, дүртенчесен дә чакырырга мөмкин. Төгәл саны билгеләнмәгән.

 

– Элегрәк мәет юуны бары тик белешмәсе булган абыстай яки хәзрәт кенә башкарган дип беләм. Ә хәзер, мәсәлән, кайбер авыл җирлегендә, мәчеткә йөргән һәм аз булса да дин белән кызыксынган кеше башкара. Бу дөресме?

– Дини белем – нәрсә соң ул? Кеше гомер буе укыса да, ислам диненең серләренә төшенеп бетә алмаячак. Белешмә, шаһәдәтнамә турында сүз бара икән, мәет юу өчен бу мәҗбүри түгел. Юа белгән кеше юарга тиеш. Мәчетләрдә аерым мәет юу курслары үткәрәләр, менә шул курсларда катнашып өйрәнгән кеше дә юса була. Авыл җирендә юучыны карап, өйрәнеп торган кеше дә юарга мөмкин. Дөрес, аның өчен белем кирәк. Мәет юу тәнне сабынлап ышкып чыгу гына түгел. Юуның да, кәфенләүнең дә үз тәртибе бар. Шуларны белүче булса, юсын. Дөреслектә, мәетне аның туганы юарга тиеш, чөнки чишенгән кешене чит-ят затка күрсәтү дөрес гамәл булмас.

 

– Әгәр мәрхүм васыятендә: «Мине фәлән туганым юсын, яки фәләне юмасын», – дигән булса, ул үтәлергә тиешме?

– Васыятьтә язылганнар дингә каршы килмәсә, ул үтәлергә тиеш. Ир кешене – ир, хатын-кызны бары тик хатын-кыз юа. Ире үлсә, аны хатыны юа ала, ә хатыны үлсә, ире юа алмый, чөнки ире үлгәч, хатынның көтеп тору срогы бар. Ул 4 ай да 10 көн аерылмаган кебек санала. Ә хатыны үлгән ир шунда ук аерылган кебек исәпләнә.

 

 

– Хатын-кыз һәм ир-ат кәфененең аермасы бармы?

– Аермасы бар. Хатын-кызның кәфене биш өлештән тора: ахирәт күлмәге, баш яулыгы, изар (баштан аякка кадәр җәймә), күкрәк яулыгы, лифафә. Ә ирләр күлмәге өч өлештән тора: ахирәт күлмәге, изар һәм лифафә. Гадәттә кәфенлек дөньялыкта киеп йөргән киемнәрне хәтерләтә.

 

– Мәет юганда аңа карарга ярамый, оялыр, диләр. Нигә шулай?

– Бу – исән кешеләр өчен әйтелгән сүзләр. Мәеткә артык караулар исән кешене ниндидер авыр халәткә кертергә мөмкин. Юган вакытта артык кеше карауның кирәге юк. Чишенгән кешегә карау болай да гөнаһ булып санала. Кайбер якларда мәет юганда, аның өстеннән махсус япма белән каплап торалар. Артык күзләр төшмәсен өчен. Хәтта юучы да үз эшен аңа карамыйча гына башкара.

 

– Юган суны кая түгәргә?

– Бүген канализациягә дә түгәргә була, чөнки мәет юган су пычрак, нәҗесле су булып санала. Авылда әлеге суны кеше йөрми торган җиргә түгәләр. Мисал өчен, бакчаның бер почмагына чокыр казып, шунда түгәргә мөмкин. Ә шәһәрдә моны канализациягә түгәргә була. Сихерчеләр, мәет суын кулланып, бозым ясарга яраталар. Шуңа күрә әлеге су белән сак эш итәргә кирәк.

 

– Юганда пирчәткә киеләме?

– Кулга нәрсәдер кию мәҗбүри түгел. Бары тик мәетнең җенес әгъзаларын юганда гына кулга сизелмәслек итеп чүпрәк чорнау таләп ителә. Шулай да, гигиена ягыннан кулга пирчәткә киеп юу хәерлерәк. Аеруча мәет якын туганың булмаганда.

 

– Мәет юу тәртибе нинди?

– Мәет юыла торган җиргә аркасы белән яткырыла. Мөмкин булса, йөзе һәм аяклары кыйблага таба юнәлдерелә. Янына юучы һәм ярдәмчеләрдән кала башкалар керми. Мәет юучы тәһарәтле булырга тиеш. Тәһарәтсез яисә күрем хәлендә мәет юу хупланмый.

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Өлкән буын» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре