– Бәйгедә катнашучыларның дәрәҗәсе елдан-ел арта. Кызыклы һәм үзенчәлекле проектлар барлыкка килә. Архивларны комплектлау сыйфаты комплектлау чыганакларының санына турыдан-туры бәйле 2026 ел башына республикада аларның саны 7 меңгә якын. Бу — документлары дәүләт һәм муниципаль әһәмияткә ия булган оешмалар, – диде Айгөл Галимянова.
Аның сүзләренчә, республикадагы документларны саклау сыйфаты аларны саклау шартларына да бәйле. Хәзерге вакытта барлык муниципаль архивлар Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән автоматлаштырылган һәм янгын сүндерү системалары белән җиһазландырылган.
– Якын киләчәктәге 3-4 елда башка барлык муниципаль архивларны җиһазландырып бетерергә планлаштырабыз. Шулай ук безнең кайбер муниципаль архивларда илкүләм һәм муниципаль архивларны берләштерүче архив комплекслары да бар, – диде ул.
Архивлардагы документлар саклау шартларын тикшергәндә проблемалар булуы да ачыкланган. Әйтик, документларны саклар өчен махсус бина булмавы, сигнализация , җилләтү системалары эшләмәү. Әлеге проблемаларны конкурста откан акчаларга хәл итеп булуын әйтте җитәкче.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез